Быел җәй Югары Ослан районында Зөя елгасы ярында For-rest Club шәһәр яны клубында яңа пляж төзекләндерелде. «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты субсидияләре акчаларына яр буе территориясе тулысынча үзгәртелгән. Су буйлап йөрү өчен ачык терасса, диваннар һәм өстәлләр белән җиһазландырылган беседкалар барлыкка килгән.
For-rest Сlub Татарстан Республикасы Югары Ослан районының Гаврилково авылында урнашкан. Әлеге клуб уңайлылык, үз-үзең белән бергә-бер калу һәм табигатьнең үзенчәлекле ярашуын тәкъдим итә. Һәр йорт табигый агач һәм таштан файдаланып төзелгән, аның үз төр терассасы һәм уңайлы кунак бүлмәсе бар. Ә яңа пляж шәһәр яны комплексы инфраструктурасын бик яхшы тулыландырган.
Хәзер Татарстанда яхшы һава торышы урнашты һәм кунаклар соңгы җәйге көннәрдә Зөя елгасында су коенырга, сапбордлар яки катамараннарны арендага алырга, шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, саф һавадан һәм тынлыктан ләззәтләнеп, барбекю ясарга мөмкин.