Татарстан Республикасының 387 экскурсоводы аттестация узды

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында аттестацияне 387 экскурсовод уңышлы узды, шул исәптән инглиз, гарәп, алман, төрек, француз һәм испан телләрен белгән гид-тәрҗемәчеләр дә.

Аттестацияләнгән экскурсоводлар турында белешмәләр Экскурсоводларның бердәм федераль реестрына кертелде (https://knd.gov.ru/licenses-registry).

Аттестация комиссиясенең киләсе утырышлары 12 һәм 26 сентябрьдә узачак. Игътибар итәбез, күрсәтелгән даталарга язылу инде ябык, әмма график буенча башка даталарга язылырга мөмкин (https://tourism.tatarstan.ru/poryadok-provedeniya-attestatsii.htm).

2024 елның 1 декабреннән экскурсоводларны аттестацияләү кысаларында квалификация имтиханының гамәли биреме (телдән өлеш) мәсьәләләренә үзгәрешләр кертеләчәк. Сораулар исемлеге 2024 елның 1 ноябреннән дә соңга калмыйча ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Экскурсоводларны (гидларны) һәм тәрҗемәче гидларны аттестацияләү» бүлегендә бастырылачак (https://tourism.tatarstan.ru/voprosi-i-temi-k-testirovaniyu-i-sobesedovaniyu.htm). Шул ук вакытта тест сораулары үзгәрешсез калачак.

Исегезгә төшерәбез, закон таләпләре нигезендә, 2025 елның 1 мартына кадәр барлык экскурсоводларга дәүләт аттестациясен узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International