ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Бөек Болгар» урта гасыр көрәше фестивален уздыру вакытында анда 20 меңгә якын тамашачы булган, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чара узган ялларда, 26-27 сентябрь көннәрендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында узган. Быел фестивальгә керүне оештыручылар түләүсез ясаган. Тематик мәйданчыклар, шул исәптән рәсем ясау, урта гасыр һөнәрләре һәм халык сәнгатьчелеге ярминкәсе, мастер-класслар мәйданчыгы, гастрономия зонасы, урта гасыр биюләре буенча концерт программасы һәм мастер-класслар уздыру мәйданчыгы, фольклор төркемнәр чыгышлары һәм «Тарихи лагерь» оештырылган.

Кичке программаны TEUFELSTANZ фолк-рок төркемнәре чыгышлары дәвам иттергән, аларны тамашачы яратып кабул иткән һәм алар инде кунаклар рәвешендә беренче тапкыр гына катнамшый мондый чараларда. Фестиваль махсус әзерләнгән «Огненная сказка» программасы белән тәмамланган. Гүзәл чара өчен бу ямьле күренеш булган.

 


29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Төбәк кунакларына ике көн эчендә нефть объектлары күрсәтеләчәк — мәсәлән, «Татнефть» кадрлар әзерләү үзәге, анда «Тулы цикл процесслары фабрикасы»нда нефть чыгару һәм әзерләү процессы белән танышырга мөмкин. Икенче көнне Лениногорск районы нефть паркы-музеен карарга була, шулай ук Ромашкино ятмасында эшли торган гамәлдәге скважина һәм Татарстан нефтен ачучыларга монумент күрсәтеләчәк.

Буш вакытыгызда үз ихтыярыгызга карап шөгыль сайларга була: Шөгердә калып, «Ташландык штольнядан ничек чыгарга?» дигән квест узарга яки Әлмәткә барып, «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы буйлап экскурсия узу мөмкинлеге бар. Этнография сөючеләрне «Чуаш туе» дип аталган йола бәйрәме көтә. Балалы гаиләләр Колшәрип авылындагы тәвә фермасы белән таныша алачак.

Исегезгә төшерәбез, «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» проекты бер кешегә 2200 сумга төшә. Бу бәягә яшәү, иртәнге һәм ике төшке аш һәм ике экскурсия кертелгән.

«Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасына Татарстанның тугыз районы буенча маршрутлар кертелгән: туристлар Алабуга, Чистай, Спас, Кама Тамагы, Кукмара, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча районнары һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары белән таныша ала.

Бронь алу турында барлык мәгълүматны visit-tatarstan.com сайтында табарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Туристлыкны үстерү үзәге, индустриягә ярдәм итү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру максатында, кунакчыллык буенча видеодәресләр сериясен булдырган.

Роликлар, беренче чиратта, кече шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан туробъектлар персоналына, шулай ук хәзерге вакытта укытуны оештыру һәм кадрлар әзерләү мәсьәләсе аеруча актуаль булган кешеләргә файдалы булыр дип планлаштырыла.

15 видеодәрес барышында көндәлек тормышта персонал һәм турист тарый торган хәлләрдә: музейда аралашу, төрле категорияле кунаклар белән аралашу, телефон аша сөйләшү һәм низаглы хәлләрдән чыгу, кафе һәм ресторанда хезмәт күрсәтү, кунаклар урнаштыру һәм номердан чыгару кебек очракларда реаль лайфхаклар һәм чишелеш юллары, экскурсияләр үткәрү кагыйдәләре һәм куркынычсызлык нормалары тәкъдим ителә.

Моннан тыш, видеодәресләр арасында мәчет һәм чиркәүдә булу кагыйдәләре буенча ролик, шулай ук татар ашларын дөрес ашау буенча күрсәтмә дә бар.

«Без туристларның ихтыяҗларын анализладык һәм килгән туристларның күбесенең мәчеткә барганда нишләргә кирәклеген белмәвен ачыкладык, яисә еш кына рестораннарда, әйтик, милли камыр ризыкларын кул белән ашарга ярыймы, дигән сорау бирәләр. Безнең видеоинтенсивта бу сорауларга җавап табарга мөмкин», - дип сөйли Үзәкнең генераль директоры Дилбәр Садыйкова.

Видеодәресләр Туристлыкны үстерү үзәге каналында күрсәтелә.

Проект Президент грантлары фондыннан бирелгән Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып тормышка ашырылган.

Элемтә өчен җаваплы зат: Елизавета +7 917 925 62 62, elizaveta@visit-tatarstan.com

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

 

1) «Татарстан Республикасында кая барырга теләр идем» темасына иң яхшы рәсем.

2) Иң яхшы мәдәни-танып-белү маршруты.

3) Туризм төрләре буенча иң яхшы экскурсия маршруты, түбәндәге бүлекләр буенча:

авылча туристлык маршруты;

этнотуризм маршруты;

актив туристлык һәм ял маршруты;

гастрономик туристлык маршруты.

4) Туристлык өлкәсендә иң яхшы проект.

5) Иң яхшы видео-экскурсия.

Гаризалар 2020 елның 30 октябренә кадәр кабул ителә

Конкурс турында мәгълүмат: https://tourism.tatarstan.ru/konkurs-puteshestvuy-k-istokam.htm


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

29 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе ярдәмендә «Ресторан эшенең өч киты» дип аталган өч көнлек курс башлана.

Укыту «Смена» заманча мәдәният үзәгендә өч төп блок – менеджмент, маркетинг һәм персонал белән идарә итү буенча узачак.

Укытуга ресторан хуҗаларын һәм идарәчеләрен, персонал һәм маркетинг буенча директорларны, шулай ук әле үз ресторанын ачарга җыенучыларны көтәләр.

Өч көнлек тренинг өч блокка бүленгән: маркетинг, менеджмент һәм персонал белән идарә итү. Спикерлар булып UnoDosTres (Санкт-Петербург) рестораторларының консалтинг ширкәте экспертлары һәм хуҗалары, Глеб Орлов, Елена Победоносцева чыгыш ясаячак.

Катнашу мәсьәләләре буенча 8-917-883-67-31 яки 8-987-297-71-77 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты исеменнән һәм шәхсән үземнән республикабыз халкын һәм кунакларын, туризм индустриясе вәкилләрен, профильле югары уку йортлары мөгаллимнәрен һәм студентларын Бөтендөнья туризм көне белән котлыйм!

Быел без һөнәри бәйрәмебезне бөтен тармак өчен катлаулы вакытта билгеләп үтәбез. Әмма мин хәтта бу сынау чорының да яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр вакыты булуын телим.

Бүген Россия халкы Европа илләре буенча сәяхәтләргә альтернатива буларак Татарстанга сәяхәт итүне сайлый, ә бер тапкыр бездә булып киткән кешеләр янә килә һәм дусларын да чакыра.

Боларның барысы да чын профессионаллар — республиканың туристлык тармагы хезмәткәрләре ярдәмендә мөмкин булды, алар безнең кунаклар өчен уңайлы һәм имин ял оештырырга әзер. Чын күңелдән сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә! Мин ышанам ки, без бергә барлык сынауларны да җиңәрбез.

 Татарстанның туристлык тармагы иң катлаулы вакытта да ресурслар табарга сәләтле икәнлеген инде берничә мәртәбә исбатлады. Әйтик, быел, пандемиягә карамастан, без республикада атна саен үткәрелә торган «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» ял көне турларын башлап җибәрдек. Турлар сигез маршрутны, шул исәптән Болгар, Алабуга, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Чистай, Мамадыш, Байлар Сабасы һәм Кукмараны карарга мөмкинлек бирә. Кризиска каршы әлеге программа Татарстан буенча җирле халыкның шәхси сәяхәтен популярлаштыру өчен оештырылды, әмма башка төбәкләрдән килгән кунакларның да игътибарын җәлеп итә алды.

Туризм тармагының барлык хезмәткәрләренә һөнәри уңышлар һәм яңа казанышлар өчен – бетмәс-төкәнмәс энергия, ә туристларга якты хисләр һәм онытылмас тәэсирләр телим. Сәяхәтләргә булган омтылышыгыз беркайчан да сүнмәсен. Татарстанда очрашканчыга кадәр!

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Бөтендөнья туризм көненә багышланган Татарстан Республикасының туризм өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.

Туристлык буенча дәүләт комитеты үз һөнәри эшчәнлеген туризм белән бәйләгән һәм Татарстан Республикасының үсеше өчен хезмәт куйган кешеләрне тәбрикләде. Тантана Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның сәламләү сүзе белән башланып китте.

«Бу ел туризм тармагы өчен җитди сынау булды, әмма шуның белән бергә без кешеләрнең моңа кадәр җитәрлек игътибар бирелмәгән төбәкләргә баруын күрәбез. Республиканың туристлык тармагы катлаулы сынауны бик яхшы җиңеп чыкты дип саныйм. Сез тагын бер кат республиканың туристлык тармагы хезмәткәрләренең теләсә нинди шартларда да безнең кунакларның уңайлы һәм имин ялын тәэмин итәргә әзер булуын исбатладыгыз. Чын күңелдән сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә!»


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) 2020 елның 22 сентябреннән эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә грантлар алу өчен гаризалар җыя башлый.

Конкурска түбәндәгеләргә бәйле проектлар тәкъдим ителергә мөмкин:

- туристлык җиһазлары, модульле кунакханәләр, туризм буенча мәгълүмат үзәкләре, прокат пунктлары, туризм буенча күрсәтү һәм күңел ачу инфраструктурасы объектлары, ял итү һәм спорт инвентаре, шулай ук сәфәр катерлары, кар чаналары, мототехника, электромобильләр, микроавтобуслар, 6 утыру урыны булган җиңел автомобильләр сатып алу;

- маркалауны, навигацияне, куркынычсызлыкны тәэмин итүне, бүлеп бирелгән ял зоналарын оештыруны да кертеп, яңа туристлык маршрутлары оештыру;

- туристлык маршрутлары буенча аудиогидлар һәм мобиль кушымталар – юл күрсәткечләре эшләү;

- мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы туристлык мохите булдыру һәм аны җәелдерү, инклюзив туризмны үстерүгә этәргеч бирү (пандуслар, күтәрткеч җайланмалар, каршылыксыз мохит оештыру буенча яраклаштыру эшләре).

Грантның максималь суммасы – 3 000 000 сум.

Гаризалар җыю 2020 елның 8 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста катнашучы гариза составында Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте югары башкарма органының грант хисабына гамәлгә ашыру күздә тотылган чарага теләктәшлек булуын раслый торган гарантия хатын тапшырырга хокуклы. Теләктәшлек хатын алу өчен мөрәҗәгать үрнәге белән Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты сайтының «Эшчәнлек» – «Конкурслар» бүлегендә танышырга мөмкин. Теләктәшлек хаты алуга мөрәҗәгатьне 2020 елның 25 сентябренә кадәр Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты адресына җибәрергә кирәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат, кагыйдәләр һәм иң киң таралган сорауларга җаваплар конкурс сайтында урнаштырылган https://1619.tourism.gov.ru/


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясенә чит ил туристлары саны арттыруны тәэмин итүче оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтүгә федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 апрелендәге 534 номерлы карары нигезендә 2020 елның 25 сентябренә кадәр субсидия алу өчен гаризалар кабул ителүе турында искәртеп узабыз.

Заявка бирергә мөмкин булган хисап чоры: 2019 елның 2 декабреннән 2020 елның 4 сентябренә кадәр.

Әлеге субсидиянең үзенчәлеге – килгән туристларның минималь саны булмау.

Игътибарыгызны аеруча еш бирелә торган сорауларга һәм еш таралган кимчелекләргә юнәлтәбез:

субсидия алу өчен туроператор 2 елдан артык вакыт эчендә өзлексез рәвештә читтән кертүле туризм өлкәсендә эшчәнлек алып барырга тиеш (туроператорларның бердәм федераль реестрында булырга тиеш); карарның 8 пунктында күрсәтелгән белешмәләрнең төп нөсхәләрен 2020 елның 25 сентябренә кадәр тапшырырга кирәк; хисап формасын һәм күмәк урнаштыру чарасыннан белешмә тутыруның төгәллеге (грамматика, пунктация, карарда бирелгән субсидия суммасын исәпләү, төн куну дәвамлылыгын исәпләү, раслый торган документлар исемлегенә төгәл күрсәтү).

Туризм буенча федераль агентлык белән килешү төзү тизлеген арттыру максатында, алдан ук «Электрон бюджет» программасында аккаунт һәм электрон санлы имза булуын тикшерергә киңәш итәбез.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 18 сентябрендәге 847 номерлы карары нигезендә, республика кунаклары һәм республика халкы балалар өчен күңел ачу үзәкләренә һәм уен бүлмәләренә йөри, биналарда 100 кадәр кеше катнашында һәм террасаларда, верандаларда 200 кадәр кеше катнашында банкетлар оештыра ала (балалар өчен уен һәм күңел ачу үзәкләрендә һәм туклану объектларында каралган нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәгән очракта).

Югарыда аталган карар нигезендә театрлар, кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары, аквапарклар, стадионнар 70% кадәр тулы булырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International