ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

28 октябрьдә Kazan Palace by Tasigo отелендә WHERETOEAT TATARSTAN 2020 премиясенең тантаналы чарасы узган һәм анда республиканың ресторан бергәлеге вәкилләре җыелган.

Республика рейтингында, 2019 елдагы кебек үк, ресторатор Сергей Тулисовның «Приют холостяка» иң югары баскычны яулаган.

Икенче урын янә «Пир» ресторанында, өченче урында — «Марусовка».

Аерым номинацияләрдә, бер елдан соң, лауреатлар тулысынча үзгәргән. Экспертларның төп коллегиясе «Марусовка» шефы Рөстәм Рәхимовны «Елның шеф-пешекчесе» дип атаган.

«Елның шәраб белгече» исеменә «Энотеки S» рестораныннан Алексей Голев лаек булган. «Иң яхшы татар кухнясы рестораны» дип быел «Чирәм» танылган, ә гадәттәгечә «Махсус массакүләм мәгълүмат чарасы призы» «Артель» бистросына эләккән (шеф-пешекче — Булат Ибраһимов).

«Иң яхшы бар» дигән яңа номинациядә Артур Галайчук җитәкчелегендәге ReLab компандасы лаеклы трофей алган.

«Елның иң инновацияле проекты» дип («Технофлот» компаниясеннән махсус мининация) «Артель» рестораны танылган.


28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда чартер рейсларын 2021 елда яңа җәйге сезонда эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу хакта «Интерфакс»та узган онлайн-конференциядә Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова хәбәр иткән.

«Җәйге сезонда без TUI туроператоры белән Татарстанда яңа чартер юнәлешләре турындагы мәсьәләне хәл итәбез. Бу бик яхшы, уңайлы шәһәр мохите булган искиткеч төбәк», - дип билгеләп үткән спикер.


27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә Татарстанда сәнәгый туризмны үстерү буенча семинар узды.

 Чарада катнашучылар – республиканың туристлык компанияләре һәм сәнәгый туризмны үстерүдә мәнфәгатьле булган сәнәгать предприятиеләре. Семинар барышында Россия төбәкләре өчен сәнәгый туризмны үстерү методологиясе тәкъдим ителде, СИА тарафыннан эшләнгән, Россиядә сәнәгый туризмны гамәлгә ашыру буенча иң яхшы практикалар күрсәтелде, шулай ук әлеге юнәлешне үстерү буенча киңәшләр дә бирелде.


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Тиешле боерыкны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

«Исемлеккә 29 чит ил пункты кертелде. Аерым алганда, бу Белгород, Волгоград, Екатеринбург, Казан, Краснодар, Красноярск, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Ростов-на-Дону, Самара һәм Санкт-Петербургтагы халыкара аэропортлар», — дип билгеләп үтелә Министрлар Кабинеты сайтында.

 


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Ял көннәрен уздыру өчен – отель сайлагыз һәм экономия ясагыз!

Туризмда кэшбек программасында Татарстан Республикасының 28 отеле катнаша. 2020 елның 5 декабренә кадәр түбәндәге отельләрдә турыдан-туры кешбэк белән номер алырга була:

«Relita-Kazan» отеле

«Татарстан» бизнес отеле

Amaks Сафар Отель

«Гвардейская» кунакханәсе

«Ramada Алабуга» кунакханәсе

«Дежавю» кунакханәсе

«Ривьера» кунакханәсе

«Шаляпин Палас Отель» кунакханәсе

«Гранд Отель Казан» кунакханәсе

«Корстон-Казан»  кунакханәсе

«Сөләйман Палас» кунакханәсе

«Мираж» кунакханәсе

«Ибис Казан» кунакханәсе

«Bilyar Palace Hotel» кунакханәсе

«Клуб Отель Корона» кунакханәсе

«Островский» кунакханәсе

«Раймонд» кунакханәсе

«ВояжЪ» кунакханәсе

«Ryan Johnson» кунакханәсе

«Каушчи» кунакханәсе

«Олимп» кунакханәсе

«Берисон» кунакханәсе

«KamaRooms» кунакханәсе

«Blackberry» мини отеле

Park Inn by Radisson Казан

«Джузеппе» кунакханәсе

«Мано» кунакханәсе

Апарт-отель, Пушкин урамы, 26

Исегезгә төшерәбез, программа шартлары буенча сатып алынган номерда яшәү мөмкинлегеннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр файдаланып булачак.

Сәяхәт бәясе буенча чикләүләр юк. Сәфәрнең минималь озынлыгы: 2 төн (3 көн).

Программаның мәҗбүри шарты – «Мир» картасы белән түләү – элеккечә гамәлдә. Кэшбек алу өчен «Мир» картасын алырга кирәк. «Мир» лояльлек программасында теркәлергә. Бушлай теркәлүне privetmir.ru сайтында гамәлгә ашырып була.

Аның өчен кешбэк сәфәр өчен түләгәннән соң биш көн эчендә автомат рәвештә «МИР» картасына күчерелә.

Түләгән акчаның кире кайтарыла торган өлеше сатып алынган әйбер бәясенең 20%ын тәшкил итәчәк, ләкин «МИР» картасы буенча бер операция өчен 20 000 артык була алмый. Бер карта буенча башкарыла торган операцияләр саны чикләнмәгән.

Сәфәр өчен түләгән вакытта нечкәлекләргә игътибар итегез!

Программаның рәсми сайты: мирпутешествий.рф.

Биредә Программа шартлары һәм аның Партнерлары турында бөтен мәгълүмат урнаштырылган.


16
октябрь, 2020 ел
җомга

 

Программа 15 октябрьдә 00:01 сәгатьтә башлана һәм 2020 елның 5 декабрендә 23:59 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) тәмамлана. Түләр алдыннан «Мир» картасын мирпутешествий.рф сайтында «Мир» түләү системасының лояльлек программасында теркәгез. Россия буенча мирпутешествий.рф сайтында урнаштырылган туроператорлардан, отельләрдән һәм агрегаторларда 2 төннән артыграк озынлыктагы маршрутларны сайлагыз. Сәяхәт өчен 2020 елның 15 октябреннән 5 декабренә кадәр Программа сатында сайланган партнерның акция битендә теркәлгән «Мир» картасы ярдәмендә түләгез. Сәяхәт бәясенең 20%ын кире кайтарыгыз, әмма бер сатып алынган әйбер өчен ул 20 000 сумнан да артык була алмый.

Сәфәрнең минималь озынлыгы: 2 төн (3 көн). Сәфәр өчен түләгән вакытта нечкәлекләргә игътибар итегез!

Сәяхәт бәясе буенча чикләүләр юк.

Түләнгән вакыттан башлап сәяхәткә кузгалырга мөмкин һәм 2021 елның 10 гыйнварына, 23:59 сәгатькә кадәр кире кайтырга кирәк. Программа кысаларында бер турист өчен сәфәрләр саны чикләнмәгән.

Кобейджинг карталары белән түләгәндә кешбэк кайтарылмый.

 * Программаның партнерлар исемлеге мирпутешествий.рф сайтында булачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Программаның рәсми сайты: мирпутешествий.рф.

Программа шартларына кагылышлы мәсьәләләр буенча Элемтәгә керү үзәге: 8 800 550-83-22 (тәүлек буе)

Мөрәҗәгатьләр өчен электрон почта: mir@russia.travel.

 15 пәнҗешәмбе


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәү вакыты белән 00:01 сәгатьтә Туризмда кэшбек программасының икенче этабы башланып китте.

Бу хакта иртәгә, 16 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясендә сөйләшәчәкбез.

​Спикерлар:

Сергей Евгеньевич Иванов, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе

Рамил Зөфәр улы Мифтахов, Татарстан Республикасы Туризм агентлыклары ассоциациясе президенты

Гөлнара Марат кызы Сафина, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы Кунакханәләр ассоциациясе президенты

Евгений Павлович Терентьев, «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе президенты


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2021 ел башыннан Россиядә 52 илдән килгән гражданнар өчен бердәм электрон виза кертелә. Илләр исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 6 октябрендәге 2571-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган.

Электрон визаны гамәлгә кертү буенча сынау проекты 2017 елда башланган һәм аның кайбер чикләүләре булган. Чит ил гражданнары мондый виза буенча Ерак Көнчыгыш федераль округында, Санкт-Петербургта, Ленинград һәм Калининград өлкәләрендә чит ил пунктлары аша гына чикне уза ала торган булган.  Шул ук вакытта алар бу төбәкләрдән читкә дә китә алмаган. 

Хәзер электрон виза бөтен Россия буенча гамәлдә булачак. Нинди төбәк булуына карамастан, махсус җиһазландырылган теләсә кайсы үткәрү пункты аша чил ил чиген узарга, бөтен ил буенча сәяхәт кылырга мөмкин булачак. Моннан тыш, Россиядә чит ил гражданнарының булу вакыты 8 көннән 16 көнгә кадәр артачак.

Электрон виза интернет аша туристлык, эшлекле, гуманитар һәм кунак сәфәрләре өчен рәсмиләштереләчәк. Аны алу өчен чакыру алу, кунакханә броньлау яки сәяхәтнең максатын раслый торган башка документлар таләп ителмәячәк. Консуллык җыемы 40 доллар тәшкил итәчәк. 6 яшькә кадәрге балалар өчен виза түләүсез рәсмиләштерелә. 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 6 октябрендәге 2571-р номерлы күрсәтмәсе белән «Файдалы мәгълүмат» - «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин.


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  1) «Татарстан Республикасында кая барырга теләр идем» темасына иң яхшы рәсем.

 2) Иң яхшы мәдәни-танып-белү маршруты.

 3) Туризм төрләре буенча иң яхшы экскурсия маршруты, түбәндәге бүлекләр буенча:

 авылча туристлык маршруты;

 этнотуризм маршруты;

 актив туристлык һәм ял маршруты;

гастрономик туристлык маршруты.

 4) Туристлык өлкәсендә иң яхшы проект.

 5) Иң яхшы видео-экскурсия.

 Конкурс турында мәгълүмат: https://tourism.tatarstan.ru/konkurs-puteshestvuy-k-istokam.htm


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, «Россия пенсионерларының Татарстан Республикасы берлеге» иҗтимагый оешмасы әгъзалары өчен Казан шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре буйлап күзәтү экскурсияләре үткәрелде.

Экскурсантлар газиз республика тарихыннан кызыклы фактлар белде, бик күп кояшлы сурәтләр ясады һәм күңелле сәфәрдән бик канәгать калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International