ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Хакасия һәм Тываның туристик тәҗрибәсен үзләштерәчәк.  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән  бу республикаларда булгач шундый карарга киленде.  Бу хакта бүген ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов  республиканың Кабмин брифингында хәбәр итте. 

Спикер сүзләренә караганда, Хакасия һәм Тыва уникаль табигый байлыкка ия булып тора. «Хакасия дәүләт табигый тыюлыгы  267 мең га. мәйданны тәшкил итә. Безнең Волга-Кама дәүләт  табигый биосфера тыюлыгы  – 10 мең га. Хакасиянең актив туризмны үстерү буенча тыюлыкны куллануда уникаль тәҗрибәсе бар.  Татарстанда да тыюлык бар, әмма әлегә туризм юнәлеше үсеш алмаган. Хакасия күпкә алга киткән, һәм без бу тәҗрибәне өйрәнәчәкбез, тыюлык территорияләрен саклау буенча законнарның үтәлешен, маршрутларның ничек билгеләнүен һәм аңа туристларның ничек җәлеп ителүен өйрәнәчәкбез», – диде ул.

Турнир программасына «Станлы күп тапкыр тарту», «Халык күтәрүе», «Русча күтәрү» кертелгән. «Станлы күп тапкыр тарту»  — кызлар өчен фиксацияләнгән авырлыктагы (25 и 50 кг) штанганы станлы тарту буенча ярышлар. Спортчы кызлар һәм егетләрнең формасы — пляждагыча. Ярышларда бөтен теләүчеләр дә катнаша ала, старт взнослары юк. Номинацияләрдә җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Шулай ук тамашачыларга һәм катнашучыларга күңел ачу программасы күрсәтелә.  Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, турнирның оештыручысы булып  физик культура һәм спорт комитеты ярдәмендә Татарстан Республикасы Көч төрләре АНО тора.  


4
июль, 2016 ел
дүшәмбе

8еннән 10 июльгә кадәр Татарстан башкаласында «Тәмле Казан» икенче гастрономия фестивале уза. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән 30га якын ресторатор катнашачак.

 

200 һәм 2 000 сумлык номиналлардагы  яңа банкнотлар өчен символлар сайлау  сайтында Казан Кремле дә бер вариант буларак рәсми тәкъдим ителде. Идел буе федераль округында хәзерге вакытта твоя-россия.рф сайтында символларның интерактив картасында күрсәтә алырлык бары  ике шәһәр символы гына 5 меңнән артык тавыш җыйган. Алар исәбендә Казан Кремле белән Татарстан башкаласы һәм Салават Юлаев һәйкәле белән Башкортстан башкаласы бар. Хәзерге вакытта картада 32 символ белән тугыз федераль округтан 19 шәһәр күрсәтелгән.


1
июль, 2016 ел
җомга

16 июльдә Казанда, «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда, «Очарга җиңел!» һава еланнары шәһәр фестивале булып узачак. «Килүчеләргә бөтенләй түләүсез 20дән артык мәйданчык, бик күп санда төрле формадагы, төстәге һәм зурлыктагы һава еланнары, күңел күтәренкелеге һәм дустанә атмосфера тәкъдим ителәчәк. Балаларны һәм өлкәннәрне бигрәк тә еланнар ясау буенча мастер-класслар, һәм шулай ук һава еланнары  ясау буенча һәвәскәрләр чемпионаты , игротека җәлеп итеп торачак” – дип билгели оештыручылар.

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының  «2015 – 2020 елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы буенча 2016 елның I яртыеллыгында коррупциягә каршы күрелгән чараларына йомгак ясалды. 

Хисап «Коррупциягә каршы тору» бүлегенең «Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының коррупциягә каршы программасы” вкладкасына куелган.


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

1 июльдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Милли музейда милли» мәдәнияте проекты кысасында Россия җәмгыятен торгызуга, аның үсеше һәм Европа интеграциясенә өлеш керткән, халык тарихының өч гасырдан артык вакытын яулаган, императрица Екатерина II чакырып алган чит ил колонистларының 250 еллыгына багышланган  «Россия тарихында немецлар» күчмә күргәзмәсе ачыла.    

  Күргәзмәне  Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгы һәм Германиянең Эчке эшләр министрлыгы финанс ярдәмендә 2013 елда немец мәдәниятенең Халыкара берлеге әзерләде. 

Күчмә күргәзмә Россиянең күп шәһәрләрендә булды: Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Волгоградта, Сыктывкарда, Пермьдә, Пятигорскида, Ульяновскида, Маркста,  Саратов өлкәсендә, Коломнада, Омскида, Алтай краеның Славгородта һәм башкаларда.

Күргәзмәдә сирәк экспонатлар  – Россия һәм Германия музейларында һәм архивларында сакланучы документлар, карталар, гравюра и фотографияләр күчермәләре белән танышырга була.

 

 

 

Кол Шәриф мәчете фотограф объективына эләкте.

Танылган фотограф, «Следуй за мной» сериясе авторы Мурат Осман Казан Кремлендә фото ясады. Мурат Кол Шәриф мәчете фонында мөселман модасы кануннары буенча киенгән хатыны Наталья Захарованы фотога төшерде.

 «Рамадан сиңа нәрсә аңлата?», - автор фотография астына инглиз телендә менә шулай язып куйды.

Басма 10 сәгать эчендә 226 меңнән артык  лайк җыйды.


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

«Чәчәк атучы Казан-2016» фестивале  «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда ачылды. Ул ландшафт дизайны белән шөгыльләнүче 23 оешманы җыйды. Быел исемлеккә Казан, Мәскәү, Тольятти, Самара фирмалары үзләренең гадәти булмаган чәчәк композицияләрен күрсәтте. Былтыр фестивальгә 200 меңнән артык кеше килде. Чәчәк проектлары күргәзмәләреннән тыш мәйданда башлап җибәрүче дизайнерлар өчен семинарлар уздырылачак. Фестиваль чәчәкләр белән бизәү өлкәсендә яңа идеяләр белән алмашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак. Катнашучылар анда яңа партнерлар да таба алачак.

Шәһәр халкы өчен балалар мәйданчыклары, гамаклар куйдылар, яшел аланда ятып торыр өчен зур мендәрләр салдылар, шулай ук ут эффектлары белән күбәләк формасында арт-объектлар, зонтиклар, томан ясау системасы,  япмалар һәм башкалар урнаштырдылар

Питрәчтә беренче тапкыр «Скорлупино-2016» йомырка фестивале булып узды.

«Скорлупино» проекты «Безнең Татарстан» республика форумында «Минем кече ватан» номинациясендә беренче урын алды һәм аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов югары бәя бирде. Проект авторы ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Питрәч бүлеге булып тора.  

 Фестиваль берничә мәйданда барды. Менә шулай, оригиналь кул эшләнмәләрен халык куллану товарлары күргәзмәсендә алырга була иде. Икенче мәйданда тамашачылар өчен шеф-поварлар фарш һәм йомыркадан ризыклар, шулай ук бутербродлар әзерләү буенча мастер-класслар күрсәтте, аннан соң тамашачылар аны ашап та карады. Чараны уздыруда волонтерлар ярдәм итте. Кунакларны 3 метрлы тавык каршы алды. 

Килүчеләрне  «Ко-ко» зоопаркы да җәлеп итте, анда үрдәкләрне, казларны, бәрәннәрне, кәҗә һәм башка җәнлекләрне күрергә мөмкин иде. «Йомырка музее»нда  килүчеләр игътибарына төрле кошлар – попугай, страус, фазан, цесарка һәм башкалар йомыркалары күрсәтелде.

Тамашачылар игътибарын аеруча зур табаларда поварлар ике йомырка тәбәсе әзерләгән мәйданчык җәлеп итте. Бер тәбәне күмер өстендә, ә икенчесен электр плитәсендә әзерләделәр. Һәр тәбә өчен 1 мең йомырка китте. Шундый зурлыктагы йомырка тәбәләре республикада әле беренче тапкыр әзерләнде. Ике 100әр килограммлы табалар алдан ук КНИТУ-КАИның реактив кафедрасында ясалды. Оештыручылар бу ризык әзерләү процессын  ТР кулинарлары берләшмәсе һәм Питрәч эшмәкәрләре, җирле кафе хуҗалары  арасында аш пешерүчеләр батлына әйләндерергә теләде.     

Бәйрәмнең төп вакыйгалары мәйданда барды. Монда фестивальне ачу тантанасы булды. Чара республика кошчылык предприятиеләре катнашучы-вәкилләре парадыннан башланды. Алар арасында  «Челны-бройлер», «Ак барс» Холдинг компаниясе, «Ак барс» Кошчылык комплексы, «Индюжина» сәүдә маркалы «Залесный» Агрофирмасы ЧҖШ һәм башкалар бар иде. Парадны фестивальнең символы  –  «Малыш СКО» озатып йөрде.

 

Җыелучыларны котларга Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров, Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International