Татарстан Хакасия һәм Тываның туристик тәҗрибәсен үзләштерәчәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән бу республикаларда булгач шундый карарга киленде. Бу хакта бүген ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың Кабмин брифингында хәбәр итте.
Спикер сүзләренә караганда, Хакасия һәм Тыва уникаль табигый байлыкка ия булып тора. «Хакасия дәүләт табигый тыюлыгы 267 мең га. мәйданны тәшкил итә. Безнең Волга-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы – 10 мең га. Хакасиянең актив туризмны үстерү буенча тыюлыкны куллануда уникаль тәҗрибәсе бар. Татарстанда да тыюлык бар, әмма әлегә туризм юнәлеше үсеш алмаган. Хакасия күпкә алга киткән, һәм без бу тәҗрибәне өйрәнәчәкбез, тыюлык территорияләрен саклау буенча законнарның үтәлешен, маршрутларның ничек билгеләнүен һәм аңа туристларның ничек җәлеп ителүен өйрәнәчәкбез», – диде ул.