ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәтнең шәһәр пляжы 13 июльдә ачылды. Пляж бүгенге көндә илдә һәм республикада моңа кадәр булмаган уникаль ял зонасына әйләнде. Аны өч ай эчендә төзергә мөмкин булды.

Пляжга Таиландтан 2,5 мең тонна кварц комы кайтарылды, рулон газоны җәелде, җәяүләп йөрү өчен 880 метр озынлыкта су юлы җиһазландырылды. Вейк-парк су трассасының озынлыгы 600 метр тәшкил итә, өйрәтү трассасыныкы – 150 метр (вейкбординг – су буйлап бордта, махсус тактадан йөрү – искәрмә Т-И). Скалодромның биеклеге 10,5 метрга җитә, өч яруслы бау паркының биеклеге  – 9 метр. Ятаклар куелган, балалар өчен, диод лампалы таганлы, пляж волейболлы мәйданчыклары булган шәһәр пляжының үзе түләүсез булачак. Вейк-парк, скалодром, баулы парк, ачык бассейн һәм катамараннарда йөрү - түләүле.

 

 

ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында «Богоматерьнең могҗизалы Казан образы. Казан Богородицкий монастыре» уникаль фәнни-күргәзмә проекты эшли башлады. Ул Изге Богородица Казан иконасы кайтарылу бәйрәменә (21 июль) һәм Казан Богородицкий монастырендә Казан Соборын торгызган урында истәлекле таш куюга багышланган. Бу ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музееның, ТР Милли музееның, Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар музееның, КФУ музееның, ТР Милли архивының һәм Казанның шәхси җыентыкларының бердәм проекты.


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 4 июнендә Бакчарай шәһәренең Кырым тарихи музей-тыюлыгында ТР Милли музее оештырган «Татарларның декоратив-гамәли сәнгате: тарих һәм заман» күчмә күргәзмәсе ачылды. Кырымда яшәүчеләргә һәм кунакларга татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен, милли гореф-гадәтен һәм төрле эпохалардагы осталар сәнгатенең үзенчәлеген ачып салучы экспозиция күрсәтелде. Бу күргәзмә ярымутрауда яшәүченең һәркайсына кызыклы булачак: Кырым татарлары тарихи һәм мәдәни яктан Казан татарларына якын булган. Көз көне үк күргәзмә Симферополь шәһәрендә Кырым этнография музеенда ачылачак.  


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

16 июльдә Арча шәһәренең үзәк стадионында форматы буенча балалар Сабантуена охшаган  «Һәрчак дуслар булып яшик без туган илдә»  балалар фестивале була.

 Фестивальнең бай программасына балалар-яшүсмерләрнең иҗат һәм фольклор коллективлары чыгышлары, спорт ярышлары һәм бәйгеләр, халык уеннары һәм интерактив программалар кертелгән. Фестивальдә Арчадан һәм Татарстанның күрше районнарыннан балалар катнаша.


11
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов 8 июльдә Самарада узган төбәкләрнең туристик индустриясе һәм Идел буе федераль округы субъектларының туризм өлкәсендә башкарма власть органнары вәкилләренең Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының туризм буенча Координацион советының чираттагы утырышында катнашты.

Утырыш көн тәртибенең берсе эшләнә торган төбәкара маршрутның исемен сайлауга багышланды. Төбәк вәкилләренең күбесе   «Бөек Идел юлы» исеме өчен тавыш бирде.

Эшләнә торган төбәкара маршрутны гомуми концепция һәм бренд белән берләштерү турында карар кылынды, шул ук вакытта туристлар барырга планлаштырган төбәкләрне үзләре сайлый алачак.

Татарстан башкаласы Казанда Икенче Гастрономия фестивале кысасында чираттагы кулинар рекорд куйды. Кулинария могҗизаларын  фестивальдә катнашучы "Туган авылым" рестораныннан Казанның 4 аш пешерүчесе күрсәтте. Традицион татар тәм-томын ясауга йөзгә якын йомырка һәм берничә килограмм он тотылды. Камырдан тасма – булачак "кош теле"нең озынлыгы 500 метр һәм киңлеге 20 сантиметр тәшкил итте. Бу ризыкны әзерләүгә 4 сәгатькә якын вакыт китте. Аннан соң туристлар һәм чакырылган Казанда яшәүчеләр икенче рекорд куйды: тәм-томны 5 минут эчендә ашап бетерде! Исегезгә төшерәбез, узган елда Казанда шулай ук  Гастрономия фестивале кысасында 24 килограмм авырлыктагы иң зур өчпочмак ясалды


8
июль, 2016 ел
җомга

28-29 июльдә Идел буе федераль округында «Идел буе федераль округында  авыл туризмы үсеше – торышы, проблемалары, перспективасы » Казан  - Болгар  I Регионара   конференциясе була  

Семинарга авылда туризм үсеше мәсьәләләре белән шөгыльләнүче коммерция булмаган, коммерция һәм төбәк, муниципаль структуралар вәкилләре, авыл туризмы субъектлары чакырыла. Шулай ук семинар эшендә Бөтенроссия коммерция булмаган оешмалар, БДБ илләре, РФ авыл хуҗалыгы учреждениеләре җитәкчеләре, ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты, МСХ һәм П ТР җитәкчеләре һәм белгечләре, башка партнерлык оешмалары һәм ведомстволары  вәкилләре катнашачак. 

 


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

8еннән алып 10 июльгә кадәр Татарстан башкаласында «Тәмле Казан» икенче гастрономия фестивале уза. Анда иң озын кош теле әзерләргә җыеналар. Фестиваль программасы турында «Татар-информ» ИА матбугат конференциясендә ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова һәм Казан мэры урынбасары Евгения Лодвигов, Татарстан башкаласында туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты директоры вазыйфасын башкаручы Дарья Санникова, Казан һәм ТР рестораторлары һәм отельерлары берләшмәсе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов җентекләп сөйләде. 

 

Россия аналогы танылган «Дакар» автораллие, «Ефәк юл» раллие башланырга ике көн калды. Узыш 8 июльдә Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан старт ала һәм 24 июльдә Пекинда тәмамлана. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, узыш стартына 39 илдән килгән команда чыгачак. 92 внедорожник һәм 24 йөк машинасы  Мәскәүдән алып Казанга һәм Яр Чаллыга кадәр барачак, Уфага җитәчәк һәм чик аша Астана һәм Алматыга чыгачак, аннан соң Гоби чүлен үтеп, 24 июльдә Пекинда финишка чыгачак.  Ралли Мәскәүдә Кызыл мәйданда старт ала, әмма ул башланганчы  катнашучыларга «Лужники» олимпия комплексына барырга туры киләчәк. Анда 7 һәм 8 июльдә административ тикшерүләр һәм брифинглар узачак.

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстанның туризм өлкәсе вәкилләренә «Казан шәһәрендә 2015 елда XVI су төрләре спорты буенча дөнья чемпионаты» Истәлекле медальләрен тапшырды.

Су төрләре спорты буенча дөнья чемпионатын әзерләүдә һәм үткәрүдә өлеш керткән кешеләр, шул исәптән спорт бәйрәме барганда кунаклар кабул иткән Казан шәһәре отельләре,  шулай ук Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты вәкилләре истәлекле медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International