Казанда чәчәкләр фестивале ачылды

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

«Чәчәк атучы Казан-2016» фестивале  «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда ачылды. Ул ландшафт дизайны белән шөгыльләнүче 23 оешманы җыйды. Быел исемлеккә Казан, Мәскәү, Тольятти, Самара фирмалары үзләренең гадәти булмаган чәчәк композицияләрен күрсәтте. Былтыр фестивальгә 200 меңнән артык кеше килде. Чәчәк проектлары күргәзмәләреннән тыш мәйданда башлап җибәрүче дизайнерлар өчен семинарлар уздырылачак. Фестиваль чәчәкләр белән бизәү өлкәсендә яңа идеяләр белән алмашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак. Катнашучылар анда яңа партнерлар да таба алачак.

Шәһәр халкы өчен балалар мәйданчыклары, гамаклар куйдылар, яшел аланда ятып торыр өчен зур мендәрләр салдылар, шулай ук ут эффектлары белән күбәләк формасында арт-объектлар, зонтиклар, томан ясау системасы,  япмалар һәм башкалар урнаштырдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International