Турнир программасына «Станлы күп тапкыр тарту», «Халык күтәрүе», «Русча күтәрү» кертелгән. «Станлы күп тапкыр тарту» — кызлар өчен фиксацияләнгән авырлыктагы (25 и 50 кг) штанганы станлы тарту буенча ярышлар. Спортчы кызлар һәм егетләрнең формасы — пляждагыча. Ярышларда бөтен теләүчеләр дә катнаша ала, старт взнослары юк. Номинацияләрдә җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Шулай ук тамашачыларга һәм катнашучыларга күңел ачу программасы күрсәтелә. Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, турнирның оештыручысы булып физик культура һәм спорт комитеты ярдәмендә Татарстан Республикасы Көч төрләре АНО тора.