8еннән 10 июльгә кадәр Татарстан башкаласында «Тәмле Казан» икенче гастрономия фестивале уза. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән 30га якын ресторатор катнашачак.
«Тәмле Казан» фестивале Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны татар кухнясы, танылган татар кулинары Юныс Әхмәтҗановның рецептлары, популяр ашамлыкларны әзерләү серләре, һәм шулай ук милли мәдәният белән таныштырачак. Фестиваль кысасында Ресторан атнасы да узачак, анда Казанның дистәләгән иң яхшы йорты үзенең махсус менюсы белән таныштырачак. Югары кухнялы рестораннардан алып тиз туклану кафесына, челтәрле оешмалардан алып гаилә рестораннарына кадәр – шәһәрнең гастрономия тормышы күрсәтеләчәк. «Тәмле Казан» программасында танылган шеф-поварларның, арт-перфомансларның милли кухня темасына мастер-класслары, балалар уеннары өчен мәйданчыклар, милли татар музыкасы һәм башка милләтләр музыкасы, кулинар стартаплар, концертлар һәм музыкаль чыгышлар, призлы уйнатулар белән конкурслар планлаштырылган. Шулай ук социаль челтәрләрдә яшәүчеләрдән сораштыру ярдәмендә «Иң яхшы милли тәм», «Иң яхшы тәм», «Артистлык», «Стенд бизәү», «Сәламәт туклану» номинацияләре буенча рестораннар арасында конкурс уздырыла.
Әлеге фестивальне уздыру өчен мәйдан буларак Казанның иң колоритлы почмакларының берсе – Иске Татар бистәсе территориясендә урнашкан Каюм Насыйри урамын һәм Ш.Мәрҗәни урамы буйлап Кабан күле яр буен файдалану планлаштырылган. Урамның башы һәм ахыры милли стильдәге зур агач капкалар белән бизәләчәк.