ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2016 ел
җомга

23 июньдә беренче тапкыр Болгар шәһәре пристанендә дүрт палубалы круиз теплоходы туктады. Бу яңа причал стенкасын ачканнан соң мөмкин булды.

«Константин Коротков» теплоходы Түбән Новгород – Самара – Түбән Новгород маршруты буенча круиз ясый. Бөек Болгарда туристлар Язмалар музеен карау белән бергә Болгар музей-тыюлыгы буенча җәяүле экскурсия ясый алды, Истәлек  Билгесе һәм Болгар шәһәрчеге музеенда булды.

 Исегезгә төшерәбез, причал стенкасы файдалануга 18 майда тапшырылган иде. Хәзер елга пассажирлары борынгы шәһәрне судан гына түгел, ә ярга чыгып бөек Ак мәчетне һәм бөтен тарихи һәйкәлне үз күзләре белән күрә ала.

Бөтен имтиханнар тапшырылган, “койрыклар” инде ябылган, яңа ачышлар өчен менә дигән вакыт. 26 июньдә, Яшьләр көне алдыннан, Казан  Кремле музейларында студентлар өчен «1+1=1» махсус акциясе гамәлдә булачак. Без математика законнарын үзгәртәбез. Бу көнне ике студент Татарстан тарихы музеена,  «Эрмитаж-Казан» үзәгенә, Татарстан дәүләтчелеге музеена, «Манеж» күргәзмәләр залына, Пушечный двор музеена, Ислам мәдәнияте  музеена һәм Благовещенск соборы тарихы музеена бер билет белән керә ала.      

Бу көнне Татарстан тарихы музее аерым программа әзерләгән. Яшь, якты һәм энергиялеләрне өстәл уеннары көтә. Беләбез, уйныйбыз! Дусларыгыз белән ярышыгыз һәм күңел ачканда үзегезнең аналитик мөмкинлекләрне яхшыртыгыз.

 Тыныч ялны яратучылар букроссингта катнаша алалар: сезнең күп тапкыр укылган китабыгызга яңа хуҗа табу һәм үзеңә нәрсә дә булса табу. Бу үзенә күрә Музейдан башланган китап сәяхәте булып тора. Кушылыгыз!


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов һәм аның урынбасары Екатерина Барабанова круиз компанияләре вәкилләре өчен Бөек Болгарның туристик потенциалын тәкъдир итүгә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты. Анда шулай ук «Московское речное пароходство» ААҖнең генераль директоры Константин Анисимов, «Водоходъ» ЧҖШнең генераль директоры Андрей Смолин,  «Судоходная компания «Татфлот» АҖнең генераль директоры Сергей Жуков һәм башкалар катнашты.  Көн тәртибенә Болгар шәһәрендә хәзер круиз суднолары керә ала торган причалны карау һәм Болгар цивилизациясе музее белән танышу кертелгән иде.  Болардан тыш, очрашуда катнашучыларның Болгар музей-тыюлыгы белән тагын да якыннанрак танышу мөмкинлеге булды: Болгар шәһәрчеген, мавзолейны, Ак һәм Җәмигъ мәчетен, Кара палатаны һәм башкаларны карау.

22 июньдә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында VI республика яшьләр форумында җиңүчеләр – проект авторлары белән киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә комитет Рәисе урынбасары Лиана Сәетова һәм туризм индустриясе үсеше бүлеге җитәкчесе Артур Әбдрәшитов катнашты. Киездән ясалган сувенирлар - “Кукмара сувенирлары”, басма, электрон һәм аудиовизуаль белешмә – “Зөя утрау-каласы буенча интерактив юл күрсәтүчене ясау”, Алабуга районы буенча мәктәп укучыларының этник авылларга барып,  халык, көнкүреш һәм мәдәният белән танышу экскурсиясе – “Авыллар буйлап тур”, һәм “Скорлупино” фестивале кебек  проектлар күрсәтелде.  Киңәшмә нәтиҗәләре буенча проектларын гамәлгә ашыру өчен авторларга ярдәм итү мәсьәләсе каралды.   


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

24 июньдә 18 сәгатьтә Пушечный двор Музее буш вакытны «Златоуст осталары серләре» күргәзмәсендә күңелле һәм кызыклы итеп уздырырга чакыра. Музей кунакларын узган гасыр атмосферасындагы гаҗәеп кызыклы кичә көтә. Бакыр тау хуҗабикәләребулачак һәм  балалайкаларда  уйнаячаклар. Килүчеләр Златоуст осталары сәнгате белән таныша ала. Выставкага бүләккә бирелгән һәм парад салкын кораллары, көнкүреш әйберләре – поднослар, вазалар, ашханә приборлары, декоратив пластиналар һәм тәлинкәләр куелган.  Бөтен экспонатлар XIX-XXI гасырларда Златоуст техникасы белән алтын, көмеш һәм корыч белән капланган металлга төшерелгән рәсемле бөек  рус декоратив-кулланма сәнгать әсәрләре. Чарага музей билетлары белән керергә кирәк. Бишенче кеше итеп алып килүчегә бонус – бушлай билет бирелә!

Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов ТР Дәүләт Советы президиумының күчмә утырышында  доклад белән чыгыш ясады. Үзенең докладында ул Татарстан Республикасында туризм өлкәсе үсеше нәтиҗәләре һәм  перспективалары турында сөйләде: « Татарстан Республикасында туризм өлкәсен үстерү буенча төп юнәлешләр һәм чаралар  « 2014-2020 елларда Татарстан Республикасында туризм өлкәсен һәм кунакчыллыкны үстерү» Дәүләт программасы белән билгеләнгән.  Программа чаралары дүрт төп бурычны хәл итүгә юнәлтелгән: туристик инфраструктураны үстерү, турпродуктны булдыру, турпродуктны алга чыгару, өлкә кадрлары белән эшләү һәм сервис дәрәҗәсен күтәрү". 


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

"Әти,әни, мин – Урта гасыр гаиләсе!". “Бөек Болгар” Бөтенроссия урта гасыр сугышы фестиваленең тамашачылар өчен костюмнар конкурсы менә шундый исем белән атала да инде.  Конкурсның төп шарты? Фестивальгә гаилә белән костюмнар киеп килү! Конкурста катнашучыларның барысына да фестиваль монеталары – “Бөек Болгар” фестивалендә бердәнбер акча берәмлеге булган булгариклар бирелә. Бу монеталарга фестивальдә төрле хезмәтләр алырга мөмкин булачак: урта гасыр коралыннан һәм сугыш машиналарыннан атарга, сугыш киемнәрен киеп карарга һәм башкалар.

 Игътибар! Фестивальдә катнашучылар һәм реконструкторлар конкурста катнаша алмый.

Түбәндәге төркемдә костюм үрнәкләре белән танышырга  һәм үзеңнекен тәкъдим итәргә була: https://vk.com/kroyka_i_shitie

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Корея Республикасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән рәсми делегация  составында  эш визиты барышында Татарстанның туристик потенциалын тәкъдир итте.  Визит 18еннән 20 июньгә кадәр барды.  Сергей Иванов үзенең чыгышында Болгар, Зөя һәм Казан Кремле кебек тарихи урыннар турында гына түгел, ә туристик чараларның бай афишасы, югары иминлек дәрәҗәсе, табигый ресурслар һәм башкалар турында сөйләде.  Шулай ук ул озакламый Татарстан аша “Ефәк юл” ралли юлы узачагын да билгеләде.

Визит программасына шулай ук  Пангё техно-аланына,  I-KAIST күргәзмә залына бару,  Чхонгечхон елгасы буен карау, Корея-Татарстан эшлекле форумында икеяклы очрашу һәм катнашу кертелгән иде.


17
июнь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисенең урынбасары Лиана Сәетова «Сувенир продукциясенең яңа буыны» темасына

VisitTatarstan Арт-советының   I ворк-шопендә катнаша. Киңәшмәдә шулай ук    «Татарстан Республикасында туризмны үстерү үзәге” АНОның генераль директоры Оксана Саргина, Казан шәһәренең туризмга ярдәм итү Комитеты директоры вазифасын башкаручы Дарья Санникова, ТР ТПП комитеты рәисе Артур Мустаев һәм башкалар катнаша. Көн тәртибенә Татарстан Республикасы сувенирлар продукциясе базарын карау, кулланучылар ихтыяҗын өйрәнү һәм шулай ук «Ни өчен җитештергәнне алалар, нәрсә сатыла, шуны җитештерәләрме?» темасына җитештерүчеләр һәм сувенир продукциясен сатучылар арасында булган дебатларда катнашу кертелгән. Исегезгә төшерәбез, Арт-советның төп максаты - Visit Tatarstan туристик программасының визуаль стилен үстерү. Арт-совет Кытайның туристик базарын, сәяхәтчеләрне  җәлеп итә торган сувенир продукциясенең, кием һәм аксессуарларның  яңа буынын булдыру, заман интерпретациясендә татар орнаментын үстерүне дәвам итү өстендә эшли.  


16
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында Кытайдан килгән гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре булды. Очрашуны 12сеннән 16 июньгә кадәр барган Татарстан Республикасы буенча матбугат туры тәмамлый. Республикада булганда кунаклар Казанның тарихи урыннарында булды, Бауман урамыннан җәяүләп узды, В.И.Ленин исемендәге музей-йортны карады, Зөя утрау-каласына һәм Бөек Болгарга барды, Идел буенча  елга трамваенда  йөрде, “Арыш-Мае” кебек кибетләрдә сатылучы җирле ашамлыклар белән танышты. Әлеге чаралар Татарстан Республикасын таныту өчен үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International