Питрәчтә «Скорлупино-2016» фестивалендә республикада иң зур йомырка тәбәсе әзерләделәр

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Питрәчтә беренче тапкыр «Скорлупино-2016» йомырка фестивале булып узды.

«Скорлупино» проекты «Безнең Татарстан» республика форумында «Минем кече ватан» номинациясендә беренче урын алды һәм аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов югары бәя бирде. Проект авторы ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Питрәч бүлеге булып тора.  

 Фестиваль берничә мәйданда барды. Менә шулай, оригиналь кул эшләнмәләрен халык куллану товарлары күргәзмәсендә алырга була иде. Икенче мәйданда тамашачылар өчен шеф-поварлар фарш һәм йомыркадан ризыклар, шулай ук бутербродлар әзерләү буенча мастер-класслар күрсәтте, аннан соң тамашачылар аны ашап та карады. Чараны уздыруда волонтерлар ярдәм итте. Кунакларны 3 метрлы тавык каршы алды. 

Килүчеләрне  «Ко-ко» зоопаркы да җәлеп итте, анда үрдәкләрне, казларны, бәрәннәрне, кәҗә һәм башка җәнлекләрне күрергә мөмкин иде. «Йомырка музее»нда  килүчеләр игътибарына төрле кошлар – попугай, страус, фазан, цесарка һәм башкалар йомыркалары күрсәтелде.

Тамашачылар игътибарын аеруча зур табаларда поварлар ике йомырка тәбәсе әзерләгән мәйданчык җәлеп итте. Бер тәбәне күмер өстендә, ә икенчесен электр плитәсендә әзерләделәр. Һәр тәбә өчен 1 мең йомырка китте. Шундый зурлыктагы йомырка тәбәләре республикада әле беренче тапкыр әзерләнде. Ике 100әр килограммлы табалар алдан ук КНИТУ-КАИның реактив кафедрасында ясалды. Оештыручылар бу ризык әзерләү процессын  ТР кулинарлары берләшмәсе һәм Питрәч эшмәкәрләре, җирле кафе хуҗалары  арасында аш пешерүчеләр батлына әйләндерергә теләде.     

Бәйрәмнең төп вакыйгалары мәйданда барды. Монда фестивальне ачу тантанасы булды. Чара республика кошчылык предприятиеләре катнашучы-вәкилләре парадыннан башланды. Алар арасында  «Челны-бройлер», «Ак барс» Холдинг компаниясе, «Ак барс» Кошчылык комплексы, «Индюжина» сәүдә маркалы «Залесный» Агрофирмасы ЧҖШ һәм башкалар бар иде. Парадны фестивальнең символы  –  «Малыш СКО» озатып йөрде.

 

Җыелучыларны котларга Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров, Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International