Кол Шәриф мәчете фотограф объективына эләкте.
Танылган фотограф, «Следуй за мной» сериясе авторы Мурат Осман Казан Кремлендә фото ясады. Мурат Кол Шәриф мәчете фонында мөселман модасы кануннары буенча киенгән хатыны Наталья Захарованы фотога төшерде.
«Рамадан сиңа нәрсә аңлата?», - автор фотография астына инглиз телендә менә шулай язып куйды.
Басма 10 сәгать эчендә 226 меңнән артык лайк җыйды.