Татарстан туриндустриясе вәкилләрен 2015 елда су төрләре буенча дөнья чемпионаты медальләре һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләделәр

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстанның туризм өлкәсе вәкилләренә «Казан шәһәрендә 2015 елда XVI су төрләре спорты буенча дөнья чемпионаты» Истәлекле медальләрен тапшырды.

Су төрләре спорты буенча дөнья чемпионатын әзерләүдә һәм үткәрүдә өлеш керткән кешеләр, шул исәптән спорт бәйрәме барганда кунаклар кабул иткән Казан шәһәре отельләре,  шулай ук Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты вәкилләре истәлекле медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International