Татарстан башкаласы Казанда Икенче Гастрономия фестивале кысасында чираттагы кулинар рекорд куйды. Кулинария могҗизаларын фестивальдә катнашучы "Туган авылым" рестораныннан Казанның 4 аш пешерүчесе күрсәтте. Традицион татар тәм-томын ясауга йөзгә якын йомырка һәм берничә килограмм он тотылды. Камырдан тасма – булачак "кош теле"нең озынлыгы 500 метр һәм киңлеге 20 сантиметр тәшкил итте. Бу ризыкны әзерләүгә 4 сәгатькә якын вакыт китте. Аннан соң туристлар һәм чакырылган Казанда яшәүчеләр икенче рекорд куйды: тәм-томны 5 минут эчендә ашап бетерде! Исегезгә төшерәбез, узган елда Казанда шулай ук Гастрономия фестивале кысасында 24 килограмм авырлыктагы иң зур өчпочмак ясалды