Россия аналогы танылган «Дакар» автораллие, «Ефәк юл» раллие башланырга ике көн калды. Узыш 8 июльдә Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан старт ала һәм 24 июльдә Пекинда тәмамлана. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, узыш стартына 39 илдән килгән команда чыгачак. 92 внедорожник һәм 24 йөк машинасы Мәскәүдән алып Казанга һәм Яр Чаллыга кадәр барачак, Уфага җитәчәк һәм чик аша Астана һәм Алматыга чыгачак, аннан соң Гоби чүлен үтеп, 24 июльдә Пекинда финишка чыгачак. Ралли Мәскәүдә Кызыл мәйданда старт ала, әмма ул башланганчы катнашучыларга «Лужники» олимпия комплексына барырга туры киләчәк. Анда 7 һәм 8 июльдә административ тикшерүләр һәм брифинглар узачак.