«Тәмле Казан» фестивалендә кунакларны дөнья кухнялары ризыкларын әзерләргә өйрәтәчәкләр

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

8еннән алып 10 июльгә кадәр Татарстан башкаласында «Тәмле Казан» икенче гастрономия фестивале уза. Анда иң озын кош теле әзерләргә җыеналар. Фестиваль программасы турында «Татар-информ» ИА матбугат конференциясендә ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова һәм Казан мэры урынбасары Евгения Лодвигов, Татарстан башкаласында туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты директоры вазыйфасын башкаручы Дарья Санникова, Казан һәм ТР рестораторлары һәм отельерлары берләшмәсе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов җентекләп сөйләде. 

Лиана Сәетова билгеләвенчә, соңгы вакытта Казанда яшәүчеләр һәм республика кунаклары өчен күп вакыйгалар оештырыла. «Тәмле Казан» гастрономия фестивале берничә көндә татар милли кухнясының потенциалын ачарга һәм яңа туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, фестиваль икенче елын уздырыла инде. Былтыр ул май бәйрәмнәрендә булган һәм эксперимент буларак оештырылган. Быел аны бәйрәм көннәренә бәйләмичә генә уздырганнар. Бу туристлар агымын билгеләргә һәм туристларны башка чараларга җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Фестиваль иртәгә, 8 июльдә, Кабан күле буенда  17.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International