Әлмәттә уникаль пляж ачылды

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Әлмәтнең шәһәр пляжы 13 июльдә ачылды. Пляж бүгенге көндә илдә һәм республикада моңа кадәр булмаган уникаль ял зонасына әйләнде. Аны өч ай эчендә төзергә мөмкин булды.

Пляжга Таиландтан 2,5 мең тонна кварц комы кайтарылды, рулон газоны җәелде, җәяүләп йөрү өчен 880 метр озынлыкта су юлы җиһазландырылды. Вейк-парк су трассасының озынлыгы 600 метр тәшкил итә, өйрәтү трассасыныкы – 150 метр (вейкбординг – су буйлап бордта, махсус тактадан йөрү – искәрмә Т-И). Скалодромның биеклеге 10,5 метрга җитә, өч яруслы бау паркының биеклеге  – 9 метр. Ятаклар куелган, балалар өчен, диод лампалы таганлы, пляж волейболлы мәйданчыклары булган шәһәр пляжының үзе түләүсез булачак. Вейк-парк, скалодром, баулы парк, ачык бассейн һәм катамараннарда йөрү - түләүле.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International