2016 елның 4 июнендә Бакчарай шәһәренең Кырым тарихи музей-тыюлыгында ТР Милли музее оештырган «Татарларның декоратив-гамәли сәнгате: тарих һәм заман» күчмә күргәзмәсе ачылды. Кырымда яшәүчеләргә һәм кунакларга татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен, милли гореф-гадәтен һәм төрле эпохалардагы осталар сәнгатенең үзенчәлеген ачып салучы экспозиция күрсәтелде. Бу күргәзмә ярымутрауда яшәүченең һәркайсына кызыклы булачак: Кырым татарлары тарихи һәм мәдәни яктан Казан татарларына якын булган. Көз көне үк күргәзмә Симферополь шәһәрендә Кырым этнография музеенда ачылачак.