ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Эрмитаж-Казан» үзәге «Ибн Фадлан сәяхәте күргәзмәсендә: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы»  «Бер билетка икебез» акциясен башлап җибәрә. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк: телефонга  махсус флаер кертеп куярга. Ә аннан соң аны музей кассасында күрсәтергә. Исегездә тотыгыз: «Ибн Фадлан сәяхәте күргәзмәсендә: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы»  күргәзмәсе 18 сентябрьгә кадәр эшли. Бу җәйдә Россиянең алдынгы музейлары – Дәүләт Эрмитажы, Дәүләт тарихи музее, Дәүләт Көнчыгыш музее һәм башкаларның ике меңнән артык экспонатын күрү мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз. Кунаклар алдында гарәп сәяхәтчесе Әхмәт Ибн Фадлан эпохасы дөньясы ачылыр!

5еннән  7 октябрьгә кадәр "Ташкент халыкара туристик ярминкәсе -Туризм Ефәк юлда" 22нче Халыкара күргәзмәсе була. Күргәзмә кысасында семинарлар, чит ил һәм үзебезнең ил компанияләрен тәкъдир итүләр, һәм шулай ук туризм өлкәсендә лидерларның актив эшчәнлеген чагылдырган матбугат конференцияләре үткәрелә.

Халыкара күргәзмәгә килүчеләргә Үзбәкстан төбәкләренең милли колоритын сизәргә, төрледән-төрле бай фольклор, үзбәк халкының бер күргәзмә мәйданында кухнясы һәм традицияләре белән танышырга  уникаль мөмкинлек бирә.

Ярминкә дөньяның алдынгы экспертларына тәҗрибә уртаклашырга, туризмның  актуаль проблемалары белән танышырга, яңа мөмкинлекләр күрергә, шулай ук ярминкә кысаларында үткәрелә торган фәнни программаларда катнашырга мөмкинлек бирә.

Оештыручысы: "Узбәктуризм" Милли компаниясе" нең Бөек Ефәк юлы" агентлыгы.

Күргәзмә турында мәгълүмат: www.tourfair.uz


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

2сеннән 11 сентябрьгә кадәр Петропавловск-Камчаткада экология-танып белү туризмы буенча Халыкара форум була. Форум экология-танып белү туризмын һәм практик карарлар һәм тәкъдимнәр кертү буенча булган проблемаларны һәм мөмкинлекләрне профессиональ һәм эксперт хәл итүгә юнәлтелгән. Форумның төп темалары: дөньяда һәм  Камчатка краендагы «Камчатка» (ТОР «Камчатка») алдынгы үсеш территориясен исәпкә алып,  Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышында экология-танып белү туризмын  заманча үстерү мәсьәләләре; аерым саклана торган табигый территорияләрдә танып белү туризмы перспективалары; экология-танып белү туризмын һәм сервисын үстерүнең хокукый һәм икътисадый аспектлары; туризм һәм сервис  үсеше өлкәсе өчен конкуренциягә сәләтле кадрлар әзерләү һәм башкалар.

«Казан Кремлендә кәләш тап» туй квесте – бу кәләшне классик сатып алуның маҗаралы альтернативасы һәм ул Казанның иң матур урыннарының берсендә булырга һәм аның тарихы белән танышырга мөмкинлек бирә.

Кияү һәм аның дуслары борынгы крепостьнең тарихи картасын алалар һәм кәләшне эзләргә чыгалар! Монда шифрлы юлламалар буенча барырга, игътибарлы булырга, акыл һәм логиканы эшкә җигәргә кирәк! Кияүгә үзенең кыюлыгын һәм уктан ата белүен, ә тимер алачыгында чүкеч ярдәмендә көч һәм хезмәт сөючәнлеген күрсәтергә туры киләчәк. Казан Кремле башняларының берсендә генә кияү төп табышмаклы серле хатны табачак. Шуны чишә алса, кәләшнең кайда яшеренгәнлеген белә алачак.  

 


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Санкт-Петербург белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча Регионара форумны ачуда катнашты. Форум Татарстанда Санкт-Петербург көннәре кысасында  оештырылды. Комитет рәисе тәкъдир итү белән чыгыш ясады һәм анда Татарстанның туристик мөмкинлекләре, "Нариман" һәм "Кама Тамагы"кластерлары кебек яңа проектлар, республикада туризм үсеше һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләде. Шулай ук Сергей Иванов Татарстанда Санкт-Петербургта туризм өлкәсе үсешен игътибар белән күзәтүләре турында сөйләде, шуңа күрә Төньяк башкала туристлары республиканың иң еш кунакларының берсе.

Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре кысасында Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитетында комитет рәисе Сергей Ивановның, аның урынбасары Екатерина Барабанованың Санкт-Петербургның туризм үсеше буенча комитет рәисе Андрей Мушкарев, Санкт-Петербургның вице-губернаторы аппараты җитәкчесе Александр Кокорин, Санкт-Петербургның «Шәһәр туристик-мәгълүмат бюросы» дәүләт казна учреждениесе генераль директоры Евгений Панкевич һәм башкалар белән очрашуы булды. Анда шулай ук  «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры  Азат Кадыйров, 2019 елда Казанда  «Ворлдскиллс» чемпионатын әзерләү буенча идарә җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин,  «Казан шәһәренең туристик-мәгълүмат үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Наталья Абрамович һәм башкалар катнашты.

Очрашуның көн тәртибендә берничә пункт бар иде: Санкт-Петербург шәһәре белән Татарстан Республикасы арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек, статистика мәгълүматларын җыю өлкәсендә туристик өлкәгә тәэсир итү кораллары һәм формалары, сыйфат контроле һәм «Яшерен кунак/шалтырату» аудитын уздыру, Казанның туристик-мәгълүмат үзәге вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашу һәм башкалар. Чара барышында Казанда 2019 елда WorldSkills халыкара чемпионатын уздыруга әзерлек буенча тәҗрибә уртаклашуга аерым игътибар бирелде – кунакларга  киң тәкъдир итү булып, анда WorldSkills хәрәкәтенең үзе, оештыру үзенчәлекләре һәм Казанның ничек итеп чемпионатка үзен күрсәтүе турында сөйләнде. Очрашу нәтиҗәләре буенча киләчәктә тагын да киңрәк тәҗрибә уртаклашу өчен тыгыз эш алып бару турында карар кылынды.   

   


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 15 июлендә Төркиягә хәрби переворот һөҗүме ясалды, нәтиҗәдә 190 кеше һәлак булды.

Росавиация хәбәр итүенчә, Төркия Республикасына пассажирлар җибәрү вакытлыча туктатылган. Рейсларны чикләүләр сәяси хәлне ачыклап бетергәнче дәвам итәчәк.   

 

Шул ук вакытта Төркия территориясендә булган Россия гражданнары, шулай ук туристлар үзләре теләсә, илне планлаштырган очышка кадәр ташлап китә ала.

 

Пассажирларны чыгару ике ил авиакампаниясе тарафыннан да алып барылачак.

Планлаштырылган рейслар, аларның тәртибе һәм шартлары турында колл-үзәкләрдән һәм авиакампания вәкиллекләреннән белергә була.

Ростуризм Төркия Республикасына турпродуктлар сатучы туроператорларга бу мәгълүматны клиентларга җиткерергә һәм туган сорауларны эш тәртибендә хәл итәргә тәкъдим итә.

 

 

«Бөек Болгар» Бөтенроссия тарихи көрәш фестиваленә тагын бер бәйге игълан ителгән – бу юлы иң кечкенәләр өчен балалар рәсемнәре бәйгесе!

Рәсемнәр темасы:

1.Идел Болгариясе

2.Урта гасыр рыцарьлары һәм хатын-кызлары

3.Русь, Европа һәм Алтын Урда сугышчылары

Катнашу шартлары:

1.Рәсемдә тәкъдим ителгән темаларның берсе (яисә берничәсе) ясалган булырга тиеш

2.Катнашучыларның яше - 0-15 яшь

Рәсемне ясарга, фотога төшерергә һәм махсус бәйге альбомында урнаштырырга кирәк: https://vk.com/album-70365577_233043195, яисә  аны электрон почта адресына bolgarfest@mail.ru  "Балалар рәсеме бәйгесе" дип билгеләп җибәрергә була.

Фотога язарга:

1.Авторның исеме, фамилиясе һәм әтисенең исеме, яшәү урыны

2.Яше

3.Аралашу өчен телефоны һәм әти-әнисенең берсенең исем фамилиясе һәм әтисенең исеме

Рәсем оригиналларын үзегез белән фестивальгә балалар мәйданчыгына алып килегез!

Үзе белән рәсемен алып килгән һәр катнашучы 2 көмеш булгарик алачак!

1.Рәсем бәйгесе җиңүчесе бүләккә агач Калкан һәм кылыч һәм шулай ук рыцарь шлемы алачак!

2.Икенче урын алучыга агач Калкан һәм кылыч бүләк итеп бирелә!

3.Өченче җиңүче Кылыч алыр! 


15
июль, 2016 ел
җомга

Бизәкле шәһәр фестивале «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда өченче тапкыр уздырыла.

Бу чара беренче тапкыр 2014 елда булды һәм шунда ук шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары арасында популярлашты. Фестивальнең программасы күптөрле мавыктыргыч чаралары белән аерылып тора. Иң беренче чиратта  анда теләгән һәркем һава еланнарының бөтен матурлыгын һәм мөмкинлекләрен  күрсәтә алган кызыктыргыч ярышларда катнаша, үзләренең осталыгын һәм идарә итә белүләрен күрсәтә алачак. Тәҗрибәле осталар мастер-класслар күрсәтеп, кабатланмас һава еланнарын ясарга өйрәтәчәк. Берничә мәйданчыкта өлкәннәр һәм балалар өчен игротекалар оештырыла. Болардан тыш, төп тематикасы һава еланнары булган кул эшләре бүләкләре ярминкәсе узачак. Пикниклар зонасында  үзеңнең тәм-томнарың белән саф һавада ял итү мөмкинлеге дә булачак. Чара партнерлары ярышларда җиңүчеләргә, шулай ук фестивальдә иң актив катнашучыларга  комплиментлар һәм призлар таратачак.

2016 елның 5еннән алып 7 августка кадәр Алабугада IX Бөтенроссия  Спас ярминкәсе уза.

Традиция буенча ярминкә Шишкин урманындагы Алабуга тыюлыгында, “Молодежный” стадионында һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда үткәрелә.

Ярминкәдә ювелир бизәнү әйберләре, милли киемнәр, модель кием, йон әйберләр, агачтан ясалган рәсемнәр, нәфис тукучылык, керамика, гжель, тирене нәфис эшкәртү, тукыма кисәкләреннән Тегелгән  әйберләр һәм курчаклар, бизәкләр, гравировка, металлдан ясалган бизәкләр, металл челтәрләр, кабык, пыяла, камыштан әйберләр һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.    

Ярминкәнең бизәге булып һөнәри артистлар, фольклор һәм цирк коллективлары чыгышлары торачак.  «Осталар шәһәре»ендә теләүчеләргә үз куллары белән сувенирлар ясау буенча мастер-класслар оештырыла. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләре продукциясе, халык куллану товарлары булачак.

  Шулай ук Спас ярминкәсе барган көннәрдә Россиянең төрле шәһәрләреннән чаң сәнгате һәм тынлы музыка осталары катнашында кыңгырау тавышы фестивале уздырыла.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы халык сәнгате промыселлары һәм декоратив-кулланма сәнгате осталарын 2016 елның 5,6 һәм 7 августында Алабугада  Бөтенроссия ярминкәсендә катнашырга чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International