ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

25 гыйнварда Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Санкт-Петербург турагентлыклары вәкилләре өчен таныту чыгышы үткәрде. Турагентлыклар Казан белән якыннан танышү өчен “Премьера” туроператоры белән чакырылдылар. Чыгышта республиканың туристлык мөмкинлекләре күрсәтелде һәм мөһим урынны Казан, Болгар, Алабуга һәм Зөя-утрав шәһәрләре алдылар. Сергей Иванов барлык киләчәк туристларның Татарстанда үзләрен уңайлы хис итәчәкләрен әйтеп узды.

Шулай Татарстан танытуыннан соң “Премьера” туроператоры үсеше буенча мөдире Мария Бакерина хезмәтләре хакында чыгыш ясады. Шулай ук “Премьера” туроператорының Казан бүлеге мөдире Ильнур Хисамутдинов туризм үсеше өчен дәүләт белән берлектә, комитет белән эшчәнлек бик мөһим. Бу чара тур катнашучары өчен сертификат бирү белән тәмамланды.

Хәтерләтеп узабыз, турда катнашучылар Татарстанда 21-26 гыйнвар көннәредә булдылар һәм Татарстанның төп күренекле урыннарын күреп уздылар.


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

19 январь көнне Мәскәүдә  Үзәк Журналистлар йортында иң яхшы туристлык вакыйгалар («RussianEventAwards») белән бәйле, маршрутлар («Маршрут года») һәм сувенирларга («Туристический сувенир») багышланган 2015нче елның милли премиясе нәтиҗәләре белән  пресс-конференция үтә. Пресс-конференциядә  ТРның Дәүләт комитетының туристлык индустриясе отделы җитәкчесе Артур Абдрашитов катнашачак. Татарстан вәкилләре чыннан да горурлана алалар: исегезгә төшерәбез,  2015нче елның милли премиясе чарасы финалында 3  татарстан проекты гран-при яулады: Россиякүләм тарихи фестиваль "Бөек Болгар", "Зөя май чабу" фестивале һәм "Корстон-Казан". Шулай ук Ярославльдә узган Россиякүләм “Туристлык сувениры” конкурсындагы рюмка рәвешендәге “Алабуга чебене” сувениры “Музей Сувениры” номинациясендә иң яхшы дип саналды. “Ел маршруты” Россиякүләм туристлык премиясендә “Бик тәмле” дип исемләнгән ТР маршруты “иң яхшы гастраномик маршрут” дигән гран-при ала.

Финляндияда MATKA 2016 Nordic Travel Fair эше дәвам итә. Бу күргәзмәдә Татарстан Республикасы туристлык буенча дәвләт комитеты вәкилләре катыла: рәис урынбасары Екатерина Барабанова, туристик малның таныту бүлеге башлыгы Айгөл Балахонцева һәм “Персона Грата”,    “Бюро путешествий Казань”, “ИнтерРусТревел” и “Трэвэл эндвок” чит илдән туристлар кабул итү белән шөгылләнүче туроператорлар.

Бүген “Заманча Рәсәйнең туристик мөмкинлекләре” конференциясендә катнашачаклар һәм шулай ук РФ Мәдәният министрлыгы урынбасары А.Ю.Манилова һәм Туристлык буенча Федераль Агентлык урынбасары С.Е.Корнеев белән пресс-конфереция узачак. Моннан өстәмә РФ регионлары таныту чыгышлары үткәреләчәк, шулай ук Татарстан Республикасының туризм мөмкинчелекләре хакында Госкомитет чыгышы.

Хәтерләтеп узабыз, күргәзмәдә 1100 ширкәт катнаша һәм 71000 карарга килүче көтелә. Күргәзмәнең төп максаты – туристик өлкәдә халыкара мөнәсәбәтләрне яхшырту, килешүләр кору һәм туристик индустриянең дәрәҗәсен күрсәтү.


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Туристик Travel.ru сервисы Forbes белән бергә Рәсәйнең кай җирендә кызык һәм кыммәйт түгел итеп ял итергә булуын белеште.

Уртача бәяләр ике зур кешедән һәм баладан торган гаилә өчен чутланып, кыйбат булмаган центрда урнашкан отельне, кафеда обед ашау, шәһәр буенча экскурсия, балалар белән популяр булган урынга баруны күздә тотты.   Балалар белән сәяхәт итәргә уңайлы урын дип беренче унлыкка Казан (3250сум), Бөек Новгород (3450сум), Вологда (3700) , Бөек Ростов (3750 ), Пятигорск (3800 ), Саратов (3900), Кострома (4350), Санкт-Петербург (4400), Псков (4550), Сочи (4750 ) шәһәрләре керде.


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Музейдагы селфиның халыкара көне 20 январбга туры килә. Төрле илләр социаль челтәрләре белән кулланучылар бу көнне фотографияләрен #museumselfie хештегы белән бастыралар. Шул сәбәпле Казан-Кремль Музей заповеднигы бу көнне үзенә чакырып кала. Үз-үзеңне төшерү элек фотога төшерелгә тыелган «Эрмитаж-Казан» да рөхсәт ителәчәк.

Татарстан беренче тапкыр МАТКА 2016 Nordic Travel Fair күргәзмәсендә катнаша. Бу күргәзмә Финляндияда 21-24 гыйнварда узачак. Рәсми делегациядә Татарстан Республикасы туристлык буенча дәвләт комитеты вәкилләре катыла: рәис урынбасары Екатерина Барабанова, туристик малның таныту бүлеге башлыгы Айгөл Балахонцева. Шулай ук Татарстан Республикасы туроператорлары үзләренең кабул итү буенча хезмәтләре белән катнашалар. Республика бердәм "Visit Russia"  брендында бүтән Рәсәй регионлары белән бергә танытылачак.

Программада фин туроператорлары өчен махсус түгәрәк өстәл үткәреләчәк, “Заманча Рәсәйнең туристик мөмкинлекләре” конференциясе, Россия Федерациясе регионлары танытуы, шулай ук Татарстан Республикасының туристик мөмкинлекләре белән Татарстан Республикасы туристлык буенча дзвлзт уомитеты доклады, стенд эшләячәк һәм шулай ук Татарстан туристик малын фин туристына сату сораулары күтәреләчәк һәм Татарстан туроператорлары чышычы узачак.

«МАТКА» фин теленнән тәрҗемә иткәндә  сәяхәт, Финляндиянең башкаласында Хельсинкида ел да үткәрелә һәм скандинав, аврупа илләреннән күп ширкәтләрне бергә җыя.

«МАТКА» - Скандинавиянең иң зур туристик күргәзмзсе, һәм 70 илдән артык вәкилләрне бергә җыя. Быел 1100 ширкәт катнаша һәм якынча 71000 карарша килүче кеше көтелә. Күргәзмәнең төп максаты – туристик өлкәдә халыкара мөнәсәбәтләрне яхшырту, килешүләр кору һәм туристик индустриянең дәрәҗәсен күрсәтү.

Казан “ТОП-100 иң яхшы кунакханәле шәһәрләр” исемлегендә 42 урында. (trivago Reputation Ranking).

trivago сайты иң яхшы кунакханәле шәһәрләр рейнтингын корды. Беренче урынны төрек Гареме шәһәренең Каппадокия туристик үзәге явлады, икенче урында – Аурупаның мәдәният башкаласы Италиянең Матера шәһәре, өченче урында Сан-Джимьяно, Тоскананың иң матур һәм иң саяхәт ителгән регионы.

ТОП-100”леккә шулай ук алты Рәсәй шәһәре дә керде: - Калининград 24 урында, Казан – 42 урында, Краснодар -61, Новосибирск – 65, Екатеринбург – 75, Санкт-Петербург 87 урында.

Шулай ук хәтеләтеп узабыз, 2015 елда Казан Рәсәйнең иң популяр туристик шәһәрләренең ТОП-5”легенә керде.

 


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

“Тафлот” суднолар йөри торган компаниясе Казан елга портыннан “Свияга” һәм “Казанка” һава мендәрләрендә Казан- Югары Ослан суднолар навигасияцен ачты. Казан елга портыннан суднолар 7:10, 7:30, 11:50, 12:10, 15:00, 17:00, 17:20 сәгатьләрендә чыгып китәләр. Ул 8 минут эчендә барып җитә. Килеп җиткәч үк, Югары Осланнан кире әйләнеп кайта: 7.20, 7.40, 12.00, 12.20, 15.10, 17.10, 17.30.Суднога 8-9 кеше сыя. Билет бәясе – 91 сум. : яшьлек балаларга 50% ташлама. Шулай ук көндәлек Идел һәм Казанка елгалары буенча сәяхәт каралган. Монда Бар диннәр Гыйбадәтханәсен, Свято-Вознесенкий Макарьевский ирләр монастырен һәм Зөя утравын карарга килергә була, шулай ук Кремль яр буеннан сәяхәт кылып була.
 


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Узган ел Рәсәй эчке һәм җирле туризм ягыннан үсеш күрсәтте. Бу хакта "Туризм. Экономика. Образование " бөтенроссия форумында Россия Федерациясе туристлык буенча Федераль агентлык башлыгы Олег Сафонов белдерде. Ростуризм бәяләү буенча, соңгы унике ай өчен Рәсәй буенча 50 миллион кеше сәяхәт иткән, бу күрсәткеч 2014 елның санныннан 18% артып китә.

 

Әйдәп баручы төркемендә "белгечләр" категориясе Дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенә һәм зурлар төркемендә "тәэмин итүче белгечләр" категориясе бухгалтер исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты кадрлар резервына кертү буенча конкурс игълан ителде. Конкурста катнашу өчен документларны 2016 елның 11 нче гыйнварыннан 31-нче гыйнварьга кадәр Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты эш вакытында кабул ителә. Конкурс турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәсми сайтында "Кадрлар сәясәте" бүлегендә урнаштырылган. Өстәмә мәгълүмат буенча (843) 222-90-29, 222-90-27 түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International