Казан “ТОП-100 иң яхшы кунакханәле шәһәрләр” исемлегендә 42 урында. (trivago Reputation Ranking).
trivago сайты иң яхшы кунакханәле шәһәрләр рейнтингын корды. Беренче урынны төрек Гареме шәһәренең Каппадокия туристик үзәге явлады, икенче урында – Аурупаның мәдәният башкаласы Италиянең Матера шәһәре, өченче урында Сан-Джимьяно, Тоскананың иң матур һәм иң саяхәт ителгән регионы.
ТОП-100”леккә шулай ук алты Рәсәй шәһәре дә керде: - Калининград 24 урында, Казан – 42 урында, Краснодар -61, Новосибирск – 65, Екатеринбург – 75, Санкт-Петербург 87 урында.
Шулай ук хәтеләтеп узабыз, 2015 елда Казан Рәсәйнең иң популяр туристик шәһәрләренең ТОП-5”легенә керде.