Татарстан Финляндияда халыкара туристик күргәзмәдә танытыла

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан беренче тапкыр МАТКА 2016 Nordic Travel Fair күргәзмәсендә катнаша. Бу күргәзмә Финляндияда 21-24 гыйнварда узачак. Рәсми делегациядә Татарстан Республикасы туристлык буенча дәвләт комитеты вәкилләре катыла: рәис урынбасары Екатерина Барабанова, туристик малның таныту бүлеге башлыгы Айгөл Балахонцева. Шулай ук Татарстан Республикасы туроператорлары үзләренең кабул итү буенча хезмәтләре белән катнашалар. Республика бердәм "Visit Russia"  брендында бүтән Рәсәй регионлары белән бергә танытылачак.

Программада фин туроператорлары өчен махсус түгәрәк өстәл үткәреләчәк, “Заманча Рәсәйнең туристик мөмкинлекләре” конференциясе, Россия Федерациясе регионлары танытуы, шулай ук Татарстан Республикасының туристик мөмкинлекләре белән Татарстан Республикасы туристлык буенча дзвлзт уомитеты доклады, стенд эшләячәк һәм шулай ук Татарстан туристик малын фин туристына сату сораулары күтәреләчәк һәм Татарстан туроператорлары чышычы узачак.

«МАТКА» фин теленнән тәрҗемә иткәндә  сәяхәт, Финляндиянең башкаласында Хельсинкида ел да үткәрелә һәм скандинав, аврупа илләреннән күп ширкәтләрне бергә җыя.

«МАТКА» - Скандинавиянең иң зур туристик күргәзмзсе, һәм 70 илдән артык вәкилләрне бергә җыя. Быел 1100 ширкәт катнаша һәм якынча 71000 карарша килүче кеше көтелә. Күргәзмәнең төп максаты – туристик өлкәдә халыкара мөнәсәбәтләрне яхшырту, килешүләр кору һәм туристик индустриянең дәрәҗәсен күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International