Финляндияда MATKA 2016 Nordic Travel Fair эше дәвам итә. Бу күргәзмәдә Татарстан Республикасы туристлык буенча дәвләт комитеты вәкилләре катыла: рәис урынбасары Екатерина Барабанова, туристик малның таныту бүлеге башлыгы Айгөл Балахонцева һәм “Персона Грата”, “Бюро путешествий Казань”, “ИнтерРусТревел” и “Трэвэл эндвок” чит илдән туристлар кабул итү белән шөгылләнүче туроператорлар.
Бүген “Заманча Рәсәйнең туристик мөмкинлекләре” конференциясендә катнашачаклар һәм шулай ук РФ Мәдәният министрлыгы урынбасары А.Ю.Манилова һәм Туристлык буенча Федераль Агентлык урынбасары С.Е.Корнеев белән пресс-конфереция узачак. Моннан өстәмә РФ регионлары таныту чыгышлары үткәреләчәк, шулай ук Татарстан Республикасының туризм мөмкинчелекләре хакында Госкомитет чыгышы.
Хәтерләтеп узабыз, күргәзмәдә 1100 ширкәт катнаша һәм 71000 карарга килүче көтелә. Күргәзмәнең төп максаты – туристик өлкәдә халыкара мөнәсәбәтләрне яхшырту, килешүләр кору һәм туристик индустриянең дәрәҗәсен күрсәтү.