Мәскәүдә иң яхшы туристлык вакыйгалар, маршрутлар һәм сувенирларга багышланган пресс-конференция үтә.

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

19 январь көнне Мәскәүдә  Үзәк Журналистлар йортында иң яхшы туристлык вакыйгалар («RussianEventAwards») белән бәйле, маршрутлар («Маршрут года») һәм сувенирларга («Туристический сувенир») багышланган 2015нче елның милли премиясе нәтиҗәләре белән  пресс-конференция үтә. Пресс-конференциядә  ТРның Дәүләт комитетының туристлык индустриясе отделы җитәкчесе Артур Абдрашитов катнашачак. Татарстан вәкилләре чыннан да горурлана алалар: исегезгә төшерәбез,  2015нче елның милли премиясе чарасы финалында 3  татарстан проекты гран-при яулады: Россиякүләм тарихи фестиваль "Бөек Болгар", "Зөя май чабу" фестивале һәм "Корстон-Казан". Шулай ук Ярославльдә узган Россиякүләм “Туристлык сувениры” конкурсындагы рюмка рәвешендәге “Алабуга чебене” сувениры “Музей Сувениры” номинациясендә иң яхшы дип саналды. “Ел маршруты” Россиякүләм туристлык премиясендә “Бик тәмле” дип исемләнгән ТР маршруты “иң яхшы гастраномик маршрут” дигән гран-при ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International