25 гыйнварда Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Санкт-Петербург турагентлыклары вәкилләре өчен таныту чыгышы үткәрде. Турагентлыклар Казан белән якыннан танышү өчен “Премьера” туроператоры белән чакырылдылар. Чыгышта республиканың туристлык мөмкинлекләре күрсәтелде һәм мөһим урынны Казан, Болгар, Алабуга һәм Зөя-утрав шәһәрләре алдылар. Сергей Иванов барлык киләчәк туристларның Татарстанда үзләрен уңайлы хис итәчәкләрен әйтеп узды.
Шулай Татарстан танытуыннан соң “Премьера” туроператоры үсеше буенча мөдире Мария Бакерина хезмәтләре хакында чыгыш ясады. Шулай ук “Премьера” туроператорының Казан бүлеге мөдире Ильнур Хисамутдинов туризм үсеше өчен дәүләт белән берлектә, комитет белән эшчәнлек бик мөһим. Бу чара тур катнашучары өчен сертификат бирү белән тәмамланды.
Хәтерләтеп узабыз, турда катнашучылар Татарстанда 21-26 гыйнвар көннәредә булдылар һәм Татарстанның төп күренекле урыннарын күреп уздылар.