Узган ел Рәсәй эчке һәм җирле туризм ягыннан үсеш күрсәтте. Бу хакта "Туризм. Экономика. Образование " бөтенроссия форумында Россия Федерациясе туристлык буенча Федераль агентлык башлыгы Олег Сафонов белдерде. Ростуризм бәяләү буенча, соңгы унике ай өчен Рәсәй буенча 50 миллион кеше сәяхәт иткән, бу күрсәткеч 2014 елның санныннан 18% артып китә.