“ВеломанИЯ” Велосипед культурасы музее” “Барлык гашыйкларга” велокарикатуралар күргәзмәсенә чакыра. Рәссәм-карикатурчы Владимир Тихонов бала чактан карикатурага һәм велосипедка гашыйк. Ул әле дә велосипедта йори. Карикатураны да ташламый. Күргәзмәне 12 февралдә 12:00 да күреп булачак. Музей коллекциясе 50гә якын велосипедтан тора, алар төрле илләрдә җыелган – Англия, Германия, Россия, Швейцария, Япония. Коллекцияне төрле материаллар һәм документлар тулыландыра һәм велосипедның Россияда һәм дөньяда үсешен күрсәтә.
Татарстан Республикасының туристик мөмкинлекләре таныту максаты белән, шулай ук 2016 елның Сабантуена туристларны килүен җайлаштыру өчен барыгызны да Арча раенына реклама-мәглүмәт турына чакырабыз. Тур 2016 елның 9 февраленда уздырылачак. Турда: Арча буенча шәһәр туры, Яңа Кырлай туры, Сабантуй үткәрү мәйданы һәм башка истәлекле урыннар булачак. Сезне 03 февралгә кадәр e.sorokina@tatar.ru электрон почтасына хабәр итүегезне сорыйбыз. Комитеттан мәглүмәт өчен: Варламова Елена +7(843)222-90-37. Турда катнашу түләүсез.
1 февралдә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Екатеринбург шәһәрендә Татарстанның туристик мөмкинлекләре белән чыгыш ясады. Чыгыш “Россияда туризм. Перспективалар һәм мөмкинлекләр 2016” региональ туристик форумының кысасында узды.Шулай ук “Корстон”да 18 февралдә Казанда туристик форум узачак. Шулай ук бу чаралар Санкт-Петербург һәм Самара шәһәрләрендә узачак. Форум кысасында һәр шәһәрдә күргәзмәләр оештырылачак һәм катылучылар үзләрен таныта алачак.
1-4 февралдә Татарстанда НТВ телеканалының “Поедем, поедим!” фильм төшерү төркеме булачак. Алар Казан Кремлендә, Иске-татар бистәсендә, Чәк-чәк музеенда, Казан Федераль Университетта, Болгарда, Зөя утравында һәм һава мендәрендәге карабта булачаклар. Тапшыруның алып баручысы — Джон Уоррен Бөек Британияле. Ул күп еллар дөньяны гизә һәм төрле ризыклардан әзерлек ясап авыз итә.
26 нчы гыйнвар көнне Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында “Хәләл-Френдли Стандарт” программасы сертификациясен үткән кунакханәләргә таныклык бирү чарасы булып узды. Сертификация буенча эксперт булган Ильдар Мусин һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ГТРК "Корстон" һәм ГК "Релита-Казань"вәкилләрен котлады. Хәләл стандартларын гамәлгә кертү эше инде берничә ел эчендә бара һәм теориянең гамәлгә ашувы бик мөһим факт булып тора , дип әйтеп узды Сергей Иванов. Шулай ук турист тукталган номер бар хәләл стандартларга ничек итеп туры килү/килмәвен белеп булачагы турында сүз булды. Кунакханәдә тукталучы моңа бәйле проблемага юлыкмаячак, ул бары тик алдан теге/яки бу номерны сорап хат җибәрергә тиеш була.
Татарстан Республикасы туристлык буенча дәвләт комитеты 2016 елның 22 мартында Radisson Royal («Украина»)’да узачак еллык Рус-Кытай туристик форумына катнашырга чыкыра.Халыкара форумны, “Мир без границ” туристик ассоциациясе, Кытай Дәвләт туризм идәрәсе ярләмендә Кытай туризм академиясе 4нче тапкыр оештыралар.
Форум кысысында Рәсәйдән Кытайга чыгу туризмының үсеше буенча фикер алышыначак һәм Кытайның ЮНЕСКО Бөтендонья мирасы объектларының фото күргәзмзсе узачак.
Форумның рәсми сайты www.forum-tourism.com, чарага язылу Timepad битендә https://visit-russia.timepad.ru/event/242005.
30 гыйнварда Ленин исемендәге мәдәният йортында ПФО Чемпионаты кысасында Тарихи уртагасырлар сугышы, яз көне Прагада узачак “Битва наций - 2016” турнирына алу туры узачак. Катнашучылар Волгоградтан Архагельскка кадәр, Уралдан Мәскәүгә кадәр. Чемпионат “Кайнар кыш” рыцарьлар турниры кысасында узачак һәм Рәсәйдән 200гә якын кеше җыячак.
“Кайнар кыш” – шулай ук уникаль кул эшләре әйберләре алырга мөмкинлек. Безнең вакытта боларның барысы урта гасырдан да безгә таныш түгел һәм могҗизалы: җибәр ханымлар, кахарманлар, сихерчеләр һәм могҗизалы талисманлар. Төз укчылар һәркемне уктан ату осталыгына өйрәтәчәкләр һәм чын Робин Гуд итеп хис итү мөмкинлеге бирәчәкләр. Үзләрен чын рәссәм, тимерче, чүлмәкче буларак һәркем осталыгын күрсәтә алачак. Боларның барысы да “Кайнар кышта”.
29 гыйнварда «Манеж» Күргәзмә залында 18:30’да “Кремль кичәләрендә” “Гыйнвар кичәләре” фестиваленең ябу чарасы узачак. Үзләренең осталыкларын Казан консерваториясеның музыкаль мәктәбе укучылары һәм балалар музыка мәктәпләре укучылары күрсәтәчәкләр.
“Гыйнвар кичәләре” – 2006 елдан Гнесин исемендәге Мәскәү махсус урта музыка мәктәбе һәм А.С.Пушкин исемендәге сурәтләү сәнгате Дәвләт музееның утрак уникаль проекты.
Керү бушлай.
Белешмәләр өчен телефон (843) 567-80-67