Казанда һава мендәрләре суднолар навигасияцен ачтылар.

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

“Тафлот” суднолар йөри торган компаниясе Казан елга портыннан “Свияга” һәм “Казанка” һава мендәрләрендә Казан- Югары Ослан суднолар навигасияцен ачты. Казан елга портыннан суднолар 7:10, 7:30, 11:50, 12:10, 15:00, 17:00, 17:20 сәгатьләрендә чыгып китәләр. Ул 8 минут эчендә барып җитә. Килеп җиткәч үк, Югары Осланнан кире әйләнеп кайта: 7.20, 7.40, 12.00, 12.20, 15.10, 17.10, 17.30.Суднога 8-9 кеше сыя. Билет бәясе – 91 сум. : яшьлек балаларга 50% ташлама. Шулай ук көндәлек Идел һәм Казанка елгалары буенча сәяхәт каралган. Монда Бар диннәр Гыйбадәтханәсен, Свято-Вознесенкий Макарьевский ирләр монастырен һәм Зөя утравын карарга килергә була, шулай ук Кремль яр буеннан сәяхәт кылып була.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International