ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2023 ел
дүшәмбе

Мәскәү урбанистик форумы мәйданчыгында «Зарядье» паркында цифрлаштыру һәм туристлык индустриясе өчен башка актуаль мәсьәләләргә багышланган ике эшлекле сессия узды. Тармак һәм үзебезнең ИТ-компанияләр вәкилләре Россиядә туристлык технологияләре базарының бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштеләр. Очрашулар «Облачный город» БРИКС Халыкара инновацияләр форумы кысаларында узды.

 «Технологияләр безне хыял сәфәренә җибәргәндә» исемле беренче дискуссия инновацияләрнең сәяхәтчеләр тәҗрибәсен ничек үзгәртүенә һәм алар белән үзара хезмәттәшлеккә йогынты ясавына багышланган иде.

Дискуссия кысаларында спикерлар тулаем Россиядә туристлык инфраструктурасы ихтыяҗдан артта кала дигән фикердә килештеләр һәм бу сервисның югары дәрәҗәсе булган сыйфатлы кунакханәләр җитмәүдән күренә. Шул ук вакытта барлык төбәкләрнең дә яхшы сыйфатлы контент җитәрлек күләмдә булган үз туристлык порталлары юк -  шул сәбәпле потенциаль туристларга сәяхәтне планлаштыру катлаулы.

Татарстан Республикасы экскурсоводлары игътибарына!

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 20 апрелендәге 93-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә экскурсоводлар (гидлар), гид-тәрҗемәчеләр 2024 елның 1 июленә кадәр аттестациясез эшчәнлекләрен дәвам итәргә хокуклы.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 225 экскурсовод аттестацияне уңышлы узды. Аттестацияләнгән экскурсоводлар турында мәгълүмат Экскурсоводларның (гидларның) һәм гид-тәрҗемәчеләрнең бердәм федераль реестрына кертелгән

2023 елның 1 августында «Туристлык  һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты ярдәмендә «Ялларда күрше шәһәрләргә чыгыгыз» коммуникация кампаниясе старт алды, аның ярдәмендә Россия буйлап сәяхәт итү җиңелрәк һәм уңайлырак була бара.


25
август, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасында «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кысасында «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Туристлык өлкәсендә идарәне камилләштерү» федераль проектын гамәлгә ашыру максатларында туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәген (алга таба - Үзәк) тантаналы ачу булды.

Үзәк базасында туристлык территорияләрен үстерү проектларын эшләүгә юнәлдерелгән төбәк командаларын әзерләү гамәлгә ашырылачак. «Туристлык территорияләрен үстерү идарәсе: проект алымы» дигән һөнәри әзерлек программасы буенча беренче төркем- Самара өлкәсе, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасы командалары укыячак.


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның елга ярларында урнашкан төп туристлык үзәкләре – Болгар, Зөя утрау шәһәре, Алабуга һәм Тәтеш. 2023 елның беренче җиде аенда үсеш узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда уртача 18% тәшкил итте.

Туристлар агымының артуы Казаннан су аша барып җитү мөмкинлекләренең артуы белән бәйле

 «Бүген без республика җитәкчелегенең яңа суднолар төзүгә, инфраструктураны яңартуга зур акчалар кертүен күрәбез һәм бу, әлбәттә, туристлык үзәкләренә бару өчен елга транспортыннан файдаланган туристлар санына шунда ук тәэсир итә», - дип билгеләде ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.


23
август, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 6 һәм 7 октябрендә Екатеринбургта Халыкара сәүдә үзәге мәйданчыгында EXPOTRAVEL-2023 халыкара туристлык күргәзмәсе узачак, ул традицион рәвештә көзге-кышкы туристлык сезонын ача.

Ел саен күргәзмәдә 120дән артык экспонент катнаша һәм күргәзмәне 6 000нән артык кеше карый. 

Чараның даими катнашучылары-   Урал федераль округының әйдәп баручы туристлык компанияләре, Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең эре туроператорлары, чит илләрнең туристлык вәкиллекләре, авиакомпанияләр һәм кунакханәләр. Күргәзмәнең традицион эшлекле программасында туристлык бизнесының актуаль мәсьәләләре буенча конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр, илләр һәм төбәкләр презентацияләре, мастер-класслар һәм воркшоплар.


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Фестиваль Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 24 декабрендәге 2439 номерлы карары белән расланган «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты һәм «Туристлык үсеше» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстан Республикасының  Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.     

8 һәм 9 сентябрьдә фестиваль «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта узачак. Ике көнлек программада һинд фольклорыннан һәм рус рогыннан алып кытай реггасына кадәр төрле музыкаль стильләр тәкъдим ителәчәк.

Фестивальдә дөньяның 9 иленнән, шул исәптән БРИКС дәүләтләреннән музыкантлар катнашуы билгеле. Хәзер артистларның ахыргы составы формалаша, әмма бүген үк Россия, Бразилия, Кытай, Һиндстан, Мали, Армения, ЮАР, Төркия, Австралия илләреннән килгән музыкантлар үзләренең катнашуларын раслады.

Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министрлыгы 2023 елның 25-27 августында Уфа шәһәрендә  «Айда Фест» урам театрлары фестивален үткәрү турында хәбәр итә.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Әлмәт, Пермь, Чиләбе, Йошкар-Ола һәм Уфадан 100 дән артык артист инде өченче тапкыр Башкортстан Республикасы башкаласына җыелачак һәм традицион фестивальдә үз талантларын күрсәтәчәк.


18
август, 2023 ел
җомга

Бүген «Муса Җәлил» су асты канатындагы яңа тиз йөрешле пассажир судносы Казан – Ульяновск – Казан маршруты буенча беренче тарихи рейска китте.

Сәяхәт ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән узды.

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм «Татарстан Республикасы флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин рейс пассажирларына - ММЧ вәкилләренә, туроператорларга һәм Visit Tatarstan каналында бу рейска билетлар уйнатуда җиңгән туристларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

 «Казан-Ульяновск рейсы «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык маршрутын үстерү кысаларында башкарыла, шуңа күрә без барыбыз да бүген Татарстан белән Ульяновск өлкәсе арасында транспорт елга яңарышының тарихи  шаһитлары», - дип билгеләде Сергей Иванов.


16
август, 2023 ел
чәршәмбе

Сезгә хәбәр итәбез: 2023 елның 5 сентябренә кадәр вакыйгалы туристлык өлкәсендә Russian Event Awards XII Халыкара премиягә гаризалар һәм проектлар кабул итү үткәрелә.

Премиянең максаты -  вакыйгалы туристлык  өлкәсендә иң уңышлы проектларны ачыклау, аларны алга җибәрү, хакимият органнары һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан әлеге проектларга һәм вакыйгаларга кызыксынучан мөнәсәбәт формалаштыру.

Конкурста катнашу өчен вакыйгалы туристлык  өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашырган дәүләт, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалардан авторлар яки авторлык коллективлары чакырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International