«Муса Җәлил» су асты канатларында тиз йөрешле пассажир судносы Казан - Чебоксар - Казан тест рейсын башкарды

2023 елның 8 октябре, якшәмбе

Бу рейс быел бердәнбер, 2024 елның яңа навигация сезонында 120 кеше сыйдырышлы метеорда бару даими булыр дип көтелә.

Чувашия башкаласы Visit Tatarstan каналында билетлар уйнатуда җиңгән  Татарстаннан туроператорларны, ММЧ вәкилләрен һәм туристларны, елга порты причалында фольклор ансамбленең колоритлы чыгышы белән каршы алды.

Кунакларга шәһәр буйлап күзәтү экскурсиясе үткәрелде, сыра музеен, чуаш туеның традицион йоласын күрсәттеләр, милли ризыклар белән сыйладылар. Сәфәр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Чувашия Икътисад министрлыгы ярдәмендә узды.

Искәртәбез, быел июль аенда Татарстан һәм Чувашия арасында 45 кеше сыйдырышлы «Валдай 45Р» судносында төбәкара елга  маршруты оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International