3 октябрьдә иреклелек өлкәсендә «Игелекле Татарстан» Республика премиясенең гариза биирү кампаниясе старт алды. Премия җиңүчеләре - төрле юнәлешләр буенча республиканың волонтерлар берләшмәсе лидерлары: сәламәтлек саклау, экология, инклюзия, мәдәният, туристлык, вакыйгалар юнәлеше, махсус хәрбия операция зонасында ярдәм һәм башкалар. Ирекле эшчәнлекне оештыручылар, шул исәптән коммерцияле булмаган оешмалар, уку йортлары, бизнес вәкилләре хуплана. Волонтерлар премиядә 3 юнәлеш буенча катнаша ала: «Волонтерлар», «Командалар», «Бизнес». Татарстан Республикасының Ел волонтеры аерым билгеләнә.
Волонтерларның казанышларын бәяләүне премиянең эксперт советы гамәлгә ашыра, аңа республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, профильле ирекле берләшмәләр лидерлары һәм Татарстан Республикасының ирекле ресурс үзәге хезмәткәрләре керә. «Игелекле Татарстан» премиясенең үзенчәлекле ягы-республика волонтерларының яки оешмаларының шәхси казанышларын һәм иҗтимагый проблемаларын хәл итүне бәяләү.
Премиянең гариза бирү кампаниясе 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гариза бирү өчен сылтама – https://dobro.ru/contest/101/apply/. Бүләкләү тантанасы ел ахырында Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында узачак.
«Өченче ел рәттән без Татарстан Республикасы ирекле берләшмәсен бер мәйданчыкта җыябыз. «Игелекле Татарстан» премиясе һәр волонтерга яки оешмага үзе турында белдерергә һәм бөтен республикага үзенең игелекле эшләре турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Бу безнең республика гражданнарының патриотик һәм фидакарь гамәлләрен ачыклау өчен нәтиҗәле корал. Татарстанның игелекле җыелма командасы, без сезнең гаризаларыгызны көтәбез!» - дип бүлеште «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
Исегезгә төшерәбез, узган ел премия җиңүчесе булып Казан федераль университеты студенты Аммар Хөсәен танылды, ул илдә иң күп сәгать – 2300 сәгать эшләде, Якутиядә янгын сүндерүдә катнашты, махсус хәрби операция үткәрү зонасында гуманитар миссияләрдә катнашты.
Премияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә оештыра.
Элемтә өчен зат: Тимур Галәветдинов, «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры ярдәмчесе, Премия менеджеры, тел.: +7 (900) 322-16-99, Timur.Galyalutdinov@tatar.ru.
Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сезгә сылтамалар буенча ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының социаль челтәренә язылырга киңәш итәбез:
Телеграм-канал: https://t.me/tourismRT һәм ВКонтакте: https://vk.com/tourismrt.