«Руссо Экспрессо» тревел-тапшыруларының йолдызлы алып баручылары Тимур Родригез һәм Регина Тодоренко Казан һәм аның тирә-ягы буенча маршрут төзегәннәр.
Тимур илнең иң төньяк йөзем бакчасында булды, киез итекләрнең ничек ясалуын карады, Болгар тарихи-археологик комплексына килде һәм җәядән атып карады. Бу вакытта Регина Казанның истәлекле урыннары белән танышты, метрополитенда йөрде, традицион татар ризыкларын татып карады һәм киләчәккә күчте.
Тапшыруны төшерү ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән узды. Нәрсә килеп чыкканны сайтта карый аласыз
Рәхәтләнеп карагыз һәм ялларыгыз күңелле узсын!