Россиядә «Россия» халыкара күргәзмә-форумына әзерлек кысаларында «Достижения.РФ» бөтенроссия агарту проекты тормышка ашырыла, ул ВДНХда ачылачак һәм 2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр эшләячәк. Күргәзмәдә төбәкләрнең казанышлары күрсәтеләчәк, аларның һәркайсы үз стендын булдырачак, шулай ук күргәзмәдә катнашучыларның Төбәкләр көнендә катнашу мөмкинлеге булачак.
Хәзерге вакытта Татарстаннан сайтта 14 объект һәм Татарстанның төп казанышларының берсе - туристлар агымы тәкъдим ителгән, аның өчен үз тавышыңны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://xn--d1acchc3adyj9k.xn--p1ai/achievements/region/2471.
Тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы казанышларының тулы исемлеге белән достижения.рф. сайтында танышырга була.