РФ Икътисади үсеш министрлыгының Россия туристларына һәм туроператорларына Израильдә килеп туган хәлгә бәйле рәвештә тәкъдимнәре

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Хәзер Израиль буйлап сәяхәт итү куркыныч. Россия туристларына, вәзгыять нормальләшкәнче, бу илгә барудан баш тартырга кирәк. Израильдә булганнарга саклык белән хәрәкәт итәргә, җирле хакимиятләрнең хәбәрләрен күзәтергә һәм аларның күрсәтмәләрен үтәргә кирәк.

Туроператорларга Израильгә турлар сатуны туктатырга; Израильгә сәфәрне планлаштыручы туристларга илдәге хәл турында, шулай ук туристлык хезмәте килешүен ничек үзгәртергә яки өзәргә кирәклеге турында хәбәр итәргә киңәш ителә.

Бу илгә турны сатып алган кешеләр хәзерге шартларда аннан баш тарта ала. Әгәр дә сез моны сәяхәт көненә кадәр эшлисез икән, Сезгә бөтен сумманы, әгәр дә аннан соң икән -күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен өлешен кире кайтарачаклар.

Хәзерге вакытта Израильдә булган Россия гражданнары игътибарына:

Россия гражданнарына тиешле саклык һәм уяулык күрсәтергә, кешеләрнең күпләп җыелу районнарыннан, полиция белән бәрелешләрдән һәм башка югары хәтәрлек урыннарыннан качарга, җәмәгать манифестацияләрендә катнашмаска киңәш ителә. Хәрби яки башка «ябык» объектларга якын килү киңәш ителми.

Җирле хакимиятнең барлык таләпләрен, бигрәк тә оештыру-логистика аспектлары белән бәйле таләпләрне (комендант сәгате режимы һәм тулаем ил буенча хәрәкәт итү, махсус документлар, пропусклар булу һ.б.) төгәл үтәргә, милли закон нормаларын төгәл үтәргә кирәк (тиешле мәгълүмат булган илнең рәсми/хөкүмәт сайтларында бастырыла, ММЧ аша трансляцияләнә).

Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Россия чит ил учреждениеләре веб-ресурсларында оператив урнаштырыла торган актуаль хәбәрләрне даими күзәтеп тору бик мөһим. Россия Тышкы эшләр министрлыгының Кризис-ситуация үзәгенең dskc.mid.ru Интернетта урнаштырылган материалларына аерым игътибар бирергә кирәк, шулай ук «Зарубежный помощник» мобиль кушымтасының яңалыклар тасмасындагы (App Store, Google play йөкләү өчен сылтама) конкрет киңәшләр һәм кисәтүләрне кулланырга.

Россия чит ил учреждениеләренең ашыгыч телефоннары:

Израильдәге илчелек: +972 549 622 341, embassy.israel@mid.ru

Россиянең Хайфадагы дәүләт консуллыгы: +972 0 529 573 121,  gkrussia@yandex.ru

Газадагы консуллык пункты: +972 828 388 81, russia.gaza@gmail.com

Рамалладагы вәкиллек: +972 599 418 922, russia.palestine@yandex.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International