«Россия» халыкара күргәзмә-форумында катнашу өчен экскурсовод-гидларны конкурс нигезендә сайлап алу башланды

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Конкурста катнашуга профессиональ экскурсоводлар һәм гид-тәрҗемәчеләр, музейлар хезмәткәрләре, шул исәптән корпоратив, экскурсия контенты (блогерлар, туган якны өйрәнүчеләр) авторлары, event агентлыклар (аниматорлар, алып баручылар), урта һөнәри һәм югары уку йортларының өлкән курслары студентлары «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе», «Экскурсион (музей) эш», «Чит телләр», «География һәм туган якны өйрәнү», «Театр һәм кино актеры» юнәлешләре буенча чакырыла.

Конкурс 2023 елның октябрь-ноябрендә күргәзмәдә кыска вакытлы эш өчен сайлап алуны һәм әзерлекне үз эченә ала, анда билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында таныклык биреп, «гид-экскурсовод» һөнәри стандарты буенча түләүсез гамәли юнәлешле белем бирү программасы уза.

Илнең гидлары һәм экскурсоводлары өчен проектларны үстерү, аларны «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында катнашырга җәлеп итү идеясен 19 июльдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Россия - мөмкинлекләр иле» платформасының Күзәтчелек советының дүртенче утырышында хуплады.

Конкурста сайлап алу һәм белем бирү программасын оештыручылар булып «Больше, чем путешествие» комерцияле булмаган автоном оешмасы, «Дирекция Выставки Достижений “Россия”» комерцияле булмаган автоном оешмасы һәм Мәскәү Хөкүмәте тора.

Гаризаны  «Больше, чем путешествие» (https://russia.ru) Росмолодёжи программасы сайтында 2023 елның 19 октябренә кадәр шул көнне кертеп бирергә мөмкин.

Конкурста сайлап алу һәм белем бирү программасы турында өстәмә мәгълүматны 7 (495) 677-95-97 телефоны буенча ачыкларга була.

Конкурста катнашу турында Liliya.Mufazalova@tatar.ru электрон почтасы аша яисә  7(843) 222-90-55 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International