Иҗтимагый совет утырышында катнашучылар 2023 елның җәйге туристлык сезонына йомгак ясадылар, туристларны коллектив урнаштыру чараларында урнаштыру, туклану, транспорт хезмәте күрсәтү, кадрлар белән тәэмин итү белән бәйле туристлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр, шулай ук хаҗ туристлыгын үстерүнең төп проблемалары турында фикер алыштылар. 2023/2024 елгы кышкы сезонга туристлыкны үстерү планы турында сөйләштеләр.
Моннан тыш, 2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Рәисе Идарәсе тарафыннан коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча әзерләнгән аналитик күзәтү тыңладылар.