ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "2018 елда уздыручылы FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты чорында Татарстан Республикасының туристик маршрутлары һәм проектлары" дип исемләнгән брифинг узды. Брифингта катнаштылар: ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, "Казан шәһәренең туризм үсеше комитеты" мөдире Дарья Санникова, «Казан Кремле» Дәүләт тарихи архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, "Зөя утрау-шәһәрчеге" дәүләт тарихи архитектура музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директор урынбасары Лилия Сафина, "Казан шәһәренең туристик мәгълүмат үзәге" ҖЧҖ генераль директоры Наталья Абрамович.

Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында "Гамәлләрдә мультимобильлек" дип аталган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне озатып бару программасы буенча туризм индустриясендә белгечләрне укыту башланды. Ул 15-18 май көннәрендә узачак. Оештыручы булып В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты чыгыш ясый. 


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Tvil.ru - Россиянең торак броньлау сервисы туристларның җәй көне кайсы шәһәрләргә сәяхәт кылырга теләүләрен ачыклады. 

 Рейтинг 2018 елның 1 июнь-31 август көннәренә шәхси секторларда туристлар тарафыннан калдырылган броньнәр һәм кызыксыну мәгълүматлары буенча төзелгән. Әлеге рейтингка Кара диңгез яры буе һәм Балтика курорт шәһәрләре кермәгән. 

 


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының туристик һәм иганәчелек потенциалы 10-12 май көннәрендә Казанда уздырылучы "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" дип исемләнгән X Халыкара икътисад саммитында тәкъдим ителде. Visit Tatarstan стендында Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге, Казан Кремле һәм башка төп туристик тарихи урыннар күрсәтелгән иде. Шулай ук, стенд кунаклары "Пять ветров" иганачелек проекты белән танышып китә ала. 

 


8
май, 2018 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында "тәэмин итүче белгечләр" өлкән вазыйфалар категориясе буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең исәп-хисап һәм дәүләт заказы бүлегенә 1 разрядлы белгеч вазыйфасына бәйге игълан ителде. 

 


7
май, 2018 ел
дүшәмбе
2018 елның 21 июль көнендә Казан шәһәреннән 40 чакрымда урнашкан наратлыкта «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале узачак. Чара кунакларын йомырка белән иң гадәти булмаган "олипиада" уеннары көтә: йомырка атышу буенча Чемпионат, табалы йөгерешләр, Дөнья чемпионы белән әтәч көрәшләре, глобаль йомырка чабышлары һәм бик күп махсус йомырка бәйгеләре, атракционнар һәм халык күңел ачу чаралары. 
 Бәйрәм матур костюмлаштырылган, "Ак тавык шоуы" дип исемләнгән парад-карнавал белән ачылып китәчәк. Анда фестиваль уеннарының катнашучылары һәм гадәти булмаган костюмнарга киенгән гүзәлләр - "Мисс Скорлупино" матурлык һәм креативлык бәйгесендә җиңүгә омтылучылар узачак. 
Театрләштерелгән риваять аша фестиваль кунаклары йомыркада яшерелгән серле көч турында беләчәкләр. Бу көч төп геройларга Джонголс исемле усал дию пәриен җиңәргә һәм Скорлупино утарын Мишә елгасы ярында барлыкка китерергә ярдәм итә. 
   

4
май, 2018 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиӊүнеӊ 73 еллыгын бәйрәм итү уӊаеннан Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетында Бөек Ватан сугышы ветераннары сорауларына җавап бирү өчен «Кайнар линия» телефоннары эше оештырылды.

 


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Tvil.ru Россия торак броньлау сервисы беренче май бәйрәмендә сәяхәт итү өчен иӊ популяр шәһәр һәм курортларны билгеләде.


30
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

27 апрельдә Бауман урамы 49/10 йортында, шәһәрнең иң үзәгендә яңа Казан Туристик-мәгълүмат үзәге рәсми ачылышы узды.

Яңа офис Visit Tatarstan бренды буенча бизәлгән һәм туристик брендның иң алдынгы кибете б


27
апрель, 2018 ел
җомга

27 нче апрельдә, 11:00 сәгатьтә Бауман урамы 49/10 йортында, шәһәрнеӊ иң үзәгендә Туристик-мәгълүмат үзәгенеӊ яӊа офисыныӊ рәсми ачылышы тантанасы узды. Яӊа офис шәһәрнеӊ иӊ төп туристлык урамында урнашкан.

Казан шәһәре Бауман урамында урнашкан Туристик-мәгълүмат үзәгенеӊ техник ачылышы 20 нче апрельдә узды һәм инде Үзәк эшенеӊ беренче 5 көнендә үк анда Россия һәм чит илдән 250 турист булды – бу күрсәткеч, узган ел шул ук вакыт аралыгындагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 30% ка зуррак. Узган ел Туристик-мәгълүмат үзәге офисы Кремль урамында урнашкан иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International