30 нчы апрельдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Чәк-чәк» гастрономик фестивале узачак.
Иӊ баллы «Чәк-чәк» фестивале – Болгар музей-тыюлыгында туристлык сезоныныӊ рәсми ачылышы уңаеннан оештырылган һәм өлкәнеӊ ике кулинария традицияләрен: баллы сый чәк-чәкне һәм үзенчәлекле болгар үлән чәен берләштерә торган, гастрономик бәйрәм ул.
Tvil.ru Россия торак броньлау сервисы май бәйрәмнәрендә туристларга ял итү өчен Идел буе федераль округында иӊ популяр шәһәрләрне билгеләде.
Рейтинг майныӊ беренче ункөнлегендә кунакханә һәм апартаментларда яшәү өчен броньлау мәгълүматлары нигезендә төзелгән.
12 апрель көнне Федераль монополиягә каршы хезмәтнең уку-укыту үзәгендә "Вакыйгалы туризм - территорияләрнең төп үсеш факторы" дип исемләнгән «ТУР-ФАКТОР 2018» IХ халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, "Белем" фәнни-гамәли үзәге, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы Кунакханәләр берләшмәсе, "Татарстан Шифаханәләре" шифалану һәм ял итү оешмалары берләшмәсе.
Бүген “Казан ярминкәсе” дип исемләнгән күргәзмәләр үзәгендә “Туризм һәм Спорт” 23нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Тантаналы ачылу чарасында ТР премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре вице-мэры Евгения Лодвигова, Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы Ахмет Доган һәм башкалар катнашты.
2018 елның 12-14 апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе” дип исемләнгән күргәзмәләр үзәгендә Идел буе регионында туризм һәм спорт өлкәсе өчен төп чара – “Туризм һәм Спорт” 23нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә уздырылачак. 1995 елдан башлап тотрыклы рәвештә үсеп баручы халыкара проект В2В һәм В2С базары сегментларын берләштереп килә һәм, үз чиратында, спорт һәм туризм индустриясенең профессионаллар диалогының нәтиҗәле платформасын билгели.
Бүген Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты һәм ФДББУ “А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ” арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Чарада комитет рәисе Сергей Иванов һәм КАИ ректоры Альберт Гыйлметдинов катнашты.
Бүген Алтай ягының туризм өлкәсе вәкилләре Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында булдылар. Делегация составында: Алтай өлкәсенең тышкы элемтәләр, туризм һәм курорт эше буенча идарә башлыгы урынбасары Елена Евсюкова, Алтай өлкәсенең тышкы элемтәләр, туризм һәм курорт эше буенча туризм үсеше идарәсе бүлеге башлыгы Денис Ивлев, Алтай өлкәсенең тышкы элемтәләр, туризм һәм курорт эше буенча тышкы элемтәләр идарәсе бүлеге башлыгы урынбасары Елена Плутова, Алтайда туризм белән шөгыльләнүче туркомпанияләр вәкилләре һәм мөдирләре.
Бүген комитетта "Белавиа" авиакомпаниясенең Минск-Казан-Минск яңа рейсын тәкъдим итү чарасы узды. Татарстан Республикасыннан комитет рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, Казан аэропортының стратегик үсеше бүлеге мөдире Вероника Акташева һәм Казан шәһәренең МКУ "Туризм үсеше комитеты" мөдире Дарья Санникова катнашты. "Белавиа" компаниясен Россия Федерациясенең Казан шәһәрендә урнашкан Беларусь республикасының Илчелеге мөдире Олег Исаев, "Белавиа" авиакомпаниясенең маркетинг бүлеге белгече Андрей Гурский һәм, шулай ук, Татарстан Республикасының туризм индустриясе вәкилләре тәкъдим итте.
2018 елның 12 апрелендә Казан шәһәрендә (Оренбург Тракты, 24 өй, Федераль монополиягә каршы хезмәтнең уку-укыту үзәге) "Вакыйгалы туризм - территорияләрнең төп үсеш факторы" дип исемләнгән «ТУР-ФАКТОР 2018» IХ халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырылачак.
Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, "Белем" фәнни-гамәли үзәге, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы Кунакханәләр берләшмәсе, "Татарстан Шифаханәләре" шифалану һәм ял итү оешмалары берләшмәсе.