24-26 октябрьдә Казан өченче тапкыр бөтен Рәсәйдән ресторан һәм кунакханә тармакларының белгечләрен үзенә тартып тору үзәге булачак. "Казан Ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә ресторан һәм кунакханә бизнесы өчен «HORECA by Kazan 2018" III Халыкара һөнәри күргәзмә узачак. Hospitality&Gastro EXPO
Күргәзмәнең аудиториясе: рестораторлар, кунакханә җитәкчеләре, барменеджерлар һәм шеф-пешекчеләр, бизнес хуҗалары һәм инвесторлар, менеджерлар һәм идарәчеләр, тәэминатчылар һәм директорлар – болар барысы да Татарстан Республикасында кунакчыллык булдыра торган кешеләр. Узган чараларда күргәзмәне 7000 артык кеше карарга килде – бу кунакчыллык һәм аш әзерләү осталыгы индустриясенең белгечләре һәм профессионаллары.
Елдан-ел күргәзмәнең аудиториясе 2 тапкырга арта. 2016 елда 1500 килүче булса, 2017 елда 3000 меңгә якын катнашучы булды. Быел без 7000 тирәсе килүче көтәбез. Быел күргәзмәгә бөтен Идел буеннан бик күп санлы делегацияләр, ресторан һәм кунакханә базары профессионаллары, пешекчеләр, барменнар игълан ителгән. Актив рәвештә күрше шәһәрләр һәм регионнар – Мари Эл, Башкортстан, Самара, Сарытау, Нижгар, Ижау һ. б. – теркәлә.
Horeca by Kazan күргәзмәсе – ул Татарстан Республикасының рестораторлары һәм кунакханә җитәкчеләре өчен бушлай белем бирү мәйданчыгы. Безнең базар тагын да көндәшлеккә сәләтле булсын өчен без Рәсәйдән һәм чит илләрдән танылган тәҗрибә кешеләрен һәм экспертларны чакырдык. Күргәзмә – ул тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри әзерлеге төрле дәрәҗәдә булган кешеләрнең шәхси һәм һөнәри сыйфатларын үстерү өчен мәйданчык.
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов: «Белгәнегезчә беренче күргәзмә 2016 елда узды. Бу 10 ел эчендә HORECA тармагы өчен беренче күргәзмә булды. Безнең бурычыбыз үсеш алучы базар һәм Татарстан регионы белән эшләргә теләүче күп санлы тәэмин итүчеләр арасындагы әңгәмәне яңадан торгызу иде.
2017 елда без футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләндек һәм базарга дөньякүләм стандартларга туры килү мөмкин булуын гына түгел, ә шулай ук аның отышлы булуын да исбат иттек! Алдынгы тәҗрибәне үзләштереп һәм аннан башкалардан тизрәк файдаланып кына республика базарын дөнья аренасында шактый күтәреп була. 2018 елда без бөтен Рәсәй белән безнең республика горурланган әйберләр белән уртаклаша башлыйбыз.
Быел без күргәзмәнең үсеш юнәлешен үзгәртәбез. Безнең фикеребезчә, Татарстанның да башка регионнар белән бүлешерлек тәҗрибәсе бар. Бездә үзебезнең бизнес алып баруның региональ үзенчәлекләре бар, без горурланган һәм чыннан да башка регионнардан булган хезмәттәшләренә үзенең тәҗрибәсе турында сөйли алган белгечләр бар».
Шуңа күрә чараны оештыручылар өченче көнне кунакчыллык индустриясенең хәләл тематикасына багышладылар. Безнең рестораторлар исерткеч эчемлекләрдән, кальяннан башка, ягъни хәләл стандартлары буенча, ничек бизнес алып барырга икәнен бик яхшы белә. Шуны ук без кунакханә җитәкчеләре турында әйтә алабыз. Инде хәзер үк берничә сертификацияләнгән кунакханә эшли, һәм шулай ук тулысынча хәләл стандартлары буенча эшләүче «Кол Гали» кунакханәсенең ачылуы көтелә.
Моннан тыш, күргәзмәнең оештыручылары ике зур проект әзерләгәннәр.
Беренчесе – Кунакчыллык Музее. Бу Рәсәйдә һәм аеруча Татарстан Республикасының территориясендә һәм Казанда һөнәри кунакчыллыкның үсеш тарихы турында сөйләүче интерактив тарихи мәйданчык. Без төп чорларны, шәхесләрне, вакыйгаларны билгеләрбез. Индустриянең профессионаллары өчен интерактив тестлар, тарихи мәгълүматлар әзерләнәчәк.
Икенче проект – пешекчеләргә космик азык ясау серләре белән танышу мөмкинлеген биргән Мәскәү шәһәренең Космонавтика Музее һәм “КосмоПит” оешмасы белән берлектә оештырылган шеф-пешекчеләр бәйгесе. Бәйгенең регламенты 15 сентябрьдән соң бастырылачак.
«Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан мин бөтен базарга мөмкин кадәр файдалы белемнәр, яңа проектлар, инвестицияләр алуын телим», - дип билгеләп үтте С. Е. Иванов.
Казан шәһәренең туристлыкны үстерү буенча комитетның җитәкчесе Дарья Санникова: «Һөнәри күргәзмә кунакханә һәм ресторан базары өчен бигрәк тә зарур, чөнки базарда бүгенге көнгә кадәр хәтта шәһәр үзәгендә дә керегә оят булган йортлар эшли, андый урыннар мөмкин кадәр азрак булырга тиеш.
Әгәр халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе турында сөйләсәк, Казанда ул еш кына башка шәһәрләргә караганда биегрәк. Әмма камиллекнең чиге юк, шуңа күрә даими рәвештә үсәргә һәм бер урында таптанмаска кирәк. Ә һөнәри чаралар – бу яңа белемнәр алу өчен һәм профессионалларның тәҗрибәсен туплау өчен бик яхшы мөмкинлек».
Моннан тыш, оештыручылар киң аудитория өчен гастрономия чараларын игълан иттеләр – 19-21 октябрьдә «Тәмле Казан» фестивале үтәчәк, ә 22-25 октябрьдә шәһәр халкы һәм кунаклары Рәсәйнең танылган шеф-пешекчеләре белән гастрономия кичке ашларына һәм шулай ук Казанның иң яхшы барларында үтәчәк танылган бар командаларынан «гестлар»га чакырылалар.
Казан шәһәре һәм ТР рестораторлар һәм кунакханә җитәкчеләре берләшмәсе рәисе Зөфәр Гаязов “Региональ ашамлыклар һәм брендлар – экспорт мәсьәләләре зарурлыгы. Региональ гастрономия брендлары эволюциясе” темасына күргәзмә кысаларында әзерләнә торган пленар утырышы турында сөйләде.
Оештыручылар Рәсәй регионнарының гастрономия брендлары буенча фикер алышу, Татарстанның башка регионнарыннан булган хетмәттәшләренә тәҗрибәсе үсеше турында сөйләү бурычын күрә. Киләсе сорулар буенча фикер алышу планлаштырыла: гастрономия брендлары үсеше нинди баскычта урнашкан; региональ ашамлыклар кемгә кызык – эчке аудиториягә генә яки алар халыкара кызыксыну уятамы.
Казан шәһәре һәм ТР кунакханәләр берләшмәсенең башкарма директоры Анастасия Иванова хезмәттәшләрен “Зур вакыйгалы чараларга әзерләнүнең кире ягы: чыгымнар һәм табыш. Халыкара чараларны үткәргән вакытта яшерен бизнесны җайга салу тәҗрибәсе” темасына багышланган утырышта катнашырга чакыра.
«2018 елгы Дөнья чемпионаты алдыннан без тикшерү органнары һәм шулай ук урнаштыру объектлары белән комплекс эш үткәрдек – без бизнес алдында куелган барлык таләпләрне аңлатырга тырыштык һәм шулай ук тикшерү процедурасын мөмкин кадәр ачык ясарга тырыштык. Нәтиҗәдә, безгә башка шәһәрдән килгән хезмәттәшләргә сөйләргә сүз бар, алар белән уртаклашырга кунакханәләрнең тулуы һәм көтелмәгән нюансларның чын статистикасы бар.
Гомумән, мондый мәгариф чаралары индустриянең төрле дәрәҗәдәге хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләренең дәрәҗәсенә бик уңай тәэсир итә.
Моннан тыш, без һөнәри югары уку йортлары һәм кунакчыллык индустриясе белгечлекләре өчен махсус бәйге процедурасын барлыкка китердек. Аның ярдәмендә соңгы курста укучы иң яхшы студентлар чарага килү һәм эшлекле программага керү квотасына ия булырга мөмкин. Шулай итеп, топ-спикерларны һәм дә югары дәрәҗәдәге җитәкчеләрне һәр махсус уку йортыннан бары тик 2 студент кына тыңлый алачак.Чөнки нәкъ менә алар безнең индустриянең киләчәге, һәм без аларның дәрәҗәләренә инде хәзер игътибар итәргә тиеш», – дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасының аш осталар берләшмәсе Президенты Дмитрий Юрьевич Дьяков күргәзмә кысаларында әзерләнә торган шеф-пешекчеләр ярышы турында сөйләде. Күргәзмәнең икенче көнендә шеф-пешекчеләр Chef a la Russe Бөтенрәсәй аш әзерләү осталыгы чемпионатының сайлап алу турында ярышачак. Сайлау туры җиңүчеләре Мәскәүдә 2019 елда үтәсе бәйгенең финалына эләгә.
HORECA by Kazan күргәзмәсенең продюсеры Булейко Юлия әле тагын берничә кызыклы шөгыль турында сөйләде:
- Ресторан бизнесына яңа килгәннәр өчен фуд-инкубатор
- Төп максаты өйдә эшләүче кондитерлар өчен зыянсыз яшерен базардан чыгу, шулай ук үсеш перспективалары һәм һәр эшмәкәр өчен юл сайлау булган «Патока&Плюшки» хосусый кондитерлар форумы.
- «Татарстанда HORECAның иң яхшы тәэмин итүчесе» һөнәри премиясе. www.horeca-kazan.ru сайтында инде ачык тавыш бирү башланды, Татарстан Республикасының кунакханәләре һәм рестораннары тавыш бирә ала. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы тәэмин итүчеләрне бүләкләү 2018 елның 26 октябрьдә узачак.
Спикерлар арасында рестораннар һәм кунакхәнәләр базарының танылган тәҗрибә кешеләре һәм экспертлары: Алексей Васильчук (RESTart Vasilchuk Brothers ресторан холдингы милектәше), Юрий Левитас (Black Star Burger, Black Star Burger ресторан челтәренең нигез салучыларының берсе), Яков Адамов (Sales and Marketing, Marriott International директоры), Анастасия Колесникова («Җирле ризык» проектына нигез салучы), Екатерина Стародубцева (HURMA Recruitment директоры һәм милектәше), Александра Лебедева (Линдстрем региональ директоры), Евгения Качалова («Шәраб базары» шәраб барлары челтәренә нигез салучы), Павел Пушкин («Космокурс» компаниясенең генераль директоры), Евгения Ломовцева (RESTart Vasilchuk Brothers ресторан холдингы CEO пресс-сәркатибе) – бу күргәзмәнең катнашучылары белән белемнәрен уртаклашачак спикерларның бер өлеше генә.
Без киләчәкне - уңышлы кешеләрне һәм бәхетле тормышны - булдырабыз!
Күргәзмәнең оештыручылары булып «Строй-люкс» ҖЧҖ (Краснодар шәһәре) һәм “Рестоком” ҖЧҖ (Казан шәһәре) бердәм оештыручылар: Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәренең туристлыкка ярдәм итү һәм үстерү комитеты, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының кунакханәләр берләшмәсе, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының рестораторлар һәм кунакханә җитәкчеләре берләшмәсе катнаша.
ММЧ өчен контактлар:
Булейко Юлия +79172485999 by@horeca-kazan.ru
Казакова Юлия +79393892824 kazakova.yulka92@yandex.ru