2018 елда Мәскәү, Владимир, Нижгар, Тула, Новосибирск, Калуга, Ярыслау, Рәзән өлкәләреннән, Мордовия һәм Удмурт республикаларыннан 480 мәктәп укучысы дүрт көнлек “Бөек Идел юлы” маршруты кысаларында Татарстанны күрергә килделәр.
Мәктәптә укучылар Идел буеның ике республика башкалаларын – Казанны һәм Йошкар-Оланы күрделәр, борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәренең православие диненең изге урыннары белән таныштылар, татар һәм мари милли ризыкларын татып карадылар, Казан Кремленең тарихи даирәсенә күмелделәр. Шулай итеп, бер сәяхәт эчендә катнашучылар берьюлы Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының (ЮНЕСКО) дөньякүләм мәдәни мирасының өч объектын күрделәр.
“Бөек Идел юлы”маршруты буенча сәяхәт “Минем Рәсәй 2018” милли мәдәни-мәгърифәт балалар туризм программасы кысаларында үтте.
Укучыларның һәм аларны озатучыларның торуы белән бәйле барлык чыгымнарны финанслау федераль бюджет хисабына башкарыла.
Татарстан һәм Мари Эл Республикаларын бәйләүче “Бөек Идел юлы” маршруты “Минем Рәсәй” программасына 2018 елда кертелде.
Елның ахырына кадәр әлеге маршрут буенча Рәсәй Федерациясенең төрле субъектларыннан тагын 1000 бала чамасы үтергә тиеш.