19 августта 11.00 сәгатьтә А.М.Горький исемендәге музей территориясендә Кама тамагы районың һәм Красновидово авыл җирлегенең хакимиятләре ярдәме белән кабат «Красновидово авылының Алма спасы» әдәбият музей-фольклор бәйрәме үтәчәк.
Кунаклар өчен тарихи персонажлар катнашуында костюмлы сәхнә күренешләре, фольклор коллективлары чыгышлары, конкурслар, уеннар һәм әйлән-бәйләннәр, мастер-класслар һәм ярминкә сәүдәсе оештырылачак.
Кунакларның халык җырларын тыңлау һәм җырлау, «Оберег», «Сударушка», «Волжанка», «Вересень» фольклор ансамбльләре белән бию, Татарстан Республикасының Милли музее каршындагы «Витязь» клубы катнашучылары тарафыннан оештырылган «Алмага эләк!» уеннарында һәм конкурсларында катнашу мөмкинлеге булачак.
А.М. Горький иҗатын яратучыларны А.М. Горький һәм Ф.Шаляпин музее каршында урнашкан Зарецкий исемендәге «Болын чәчәчкләре» әдәбият берләшмәсе әдәбият майданына чакырабыз. Монда танылган Казан язучылары һәм шагыйрьләре чыгыш ясыячак. Алар арасында: Б. Вайнер, Р. Хузахметова, Н. Ахунова, С. Сөләйманова һәм башкалар. Шулай ук нәфис әдәбият һәм өлкәне өйрәнү китапларыннан торган күргәзмә-сату үтәчәк.
Гадәттәгечә бәйрәмдә халык һөнәрләре ярминкәсе эшләячәк, «Музей базары» һәм, әлбәттә, алмадан ясалган төрле ашамлыкларның тәмен татып карау чарасы үтәчәк. Барлык кунакларны «Самовар янында» чәй эчү чарасына чакырабыз, ә рәсемдәге шикелле Идел елгасының ярында ял итү иң төп бүләк булачак.
А.М. Горький музеен, ХIX гасыр мемориаль кибетләрен күрү һәм авылның Горький белән бәйле урыннары буенча экскурсия истә кала торган моментларның берсе булачак.
Барыгызны да 19 августта Татарстан Республикасының Кама Тамагы районың Красновидово авылында көтеп калабыз!
Сезне әле тагын күп куңелле сюрпризлар көтәчәк!
Рәхим итегез!