«Зөя утрау-шәһәре» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм «Ялкау торжок» Ассоциациясе 2018 елның 9 сентябрендә барлык тәмле ашарга һәм шуның белән бергә яхшы һәм күңелле итеп вакыт үткәрергә яратучыларны безнең яраткан бәйрәмнәрнең берсе – «Зөя балык шулпасы - 2018» гастрономия фестиваленә –чакыралар.
Ни өчен нәкъ менә бу ризык шундый күренекле тантананың сәбәпчесе булды икән?
Хәзер без сезгә барысын да аңлатачакбыз:
Зөя утравының төзелү вакытыннан алып төп һәм иң танылган һөнәрләренең берсе балык тоту иде. XVI гасырдан башлап бу шөгыль утрауда яшәүчеләр арасында иң табышлы булып саналган. Җирле балыкчыларның ятьмәләре күбесенчә корбан балыгы белән тулы булган. Нәкъ менә бу балык утрауның символларының берсе булып тора һәм Зөя гербынада сурәтләнүгә лаек булды.
Күргәнебезчә, балыкчылык хәзерге көнгә кадәр җирле халык тормышының мөһим өлеше булып кала. Аның әһәмияте шуның кадәр зур булган ки, балык уылдык чәчү вакытында шәһәрнең елга тирәсендә бер кыңгырау да шалтырамый торган булган хәтта. Шуңа күрә утрауда озак яшәүчеләрнең яшь буынга борынгыдан алып бу хуш исле ризыкның - балык шулпасының - әзерләү серләрен тапшыруы бер дә гаҗәп түгел. Без сезгә тәмле фестивальны карарга гына түгел, ә анда катнашырга, пешекчеләр, азыкның тәмен татып караучылар һәм дә инде актив тамашачылар булырга тәкъдим итәбез!
Фестивальның барлык кунакларнын өреле Зөя балык шулпасы көтә, аны сезгә бушлай китереп бирәчәкләр!
Балык шулпасы белән сыйлау 12.30 та «Ялкау торжок» тарихи реконструкцияләү комплексы мәйданында башлана.