ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

23 октябрьдән Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетында "Гамәлгә ашкан мультимобильлек» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне озатып йөртү программасы буенча туристлык индустриясе белгечләрен укыту башланды, аны тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы грант бүлеп биргән. Укытуны В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты үткәрә.

Программаның уникальлеге – аны тормышка ашыруда озатып йөрү шартларын һәм аларга карата кисәтү мөнәсәбәтләрен тулысынча белүче һәм тоючы, инвалидлыгы булган кешеләр катнаша.Тәкъдим ителгән хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү буенча укытучылар, тренерлар һәм экспертлар буларак төрле сәламәтлек бозылу чагылышлары булган белгечләр һәм шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе булган белгечләр катнашачак.

Программада Татарстан Республикасы кунакханәләре, уку йортлары һәм экскурсиячеләр вәкилләре катнаша.

Укыту нәтиҗәләре буенча тыңлаучыларга 18 сәгать программасы буенча билгеләнгән үрнәктәге квалификация күтәрү турында сертификат бирелә.

Уку 2018 елның 26 октябренә кадәр дәвам итәчәк.


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Очрашуда Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Куйбышев филиалы Федераль пассажир компаниясе» АҖ башлыгы урынбасары Гаврилова Инна Владимировна,  Самара Туристик Мәгълүмат Үзәге директоры Звонковская Ксения Сергеевна һәм шулай ук Татарстан Республикасының туроператорлары, кунакханә җитәкчеләре һәм рестораторлар катнашты.

Инна Гаврилова «Самара-Ульяновск-Казан» тимер юл маршрутын тәкъдим итте, шул исәптән «белем вагоны» проектына аерым игътибар бирде.

2018 елның 9 декабреннән Самара - Ульяновск – Казан туристик маршруты буенча 126/125нче яңа тизйөрешле поезд җибәреләчәк. Әлеге маршрут кысаларында «ФПК» АҖ Куйбышев филиалы тимер юл туристлыгы буенча түбәндәге проектларны тәкъдим итә:

- «Белем вагоны» (балалар төркемнәре өчен);

- «Сәламәтлек вагоны»,

- Иделгә #поездбеләняхшырак

          «Белем вагоны» - ул мәктәп укучылары өчен күрше төбәкләргә уңайлы поездларда танып белү сәяхәтләре. Алар уку процессына җайлаштырылган юлда интерактив-белем бирү программасын һәм поездда «дәресләр»нең гамәли дәвамы булып торган күрше төбәктә булу программасын үз эченә ала. Әлеге проект үсеп килүче буынга Рәсәй тарихы белән мавыктыргыч куркынычсыз тимер юл сәяхәтләре рәвешендә танышырга мөмкинлек бирә һәм  «2016-2020 елларга Рәсәй Федерациясенең гражданнарын патриотик тәрбияләү» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла.

          Проектны тормышка ашыру вакыты – ел саен, сентябрь-май айларында (бәйрәм һәм каникул көннәреннән тыш).

           «Белем вагоны» проектын гамәлгә ашыру чорында 2016 елның декабреннән 2018 елның маена кадәр проектта 9 170 кеше катнашты, шул исәптән 495 кеше «минем Рәсәй» илкүләм программасында катнашып, «белем вагоны»нда сәяхәт итте.

          2018 елның февралендә Рәсәй Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы практикалары һәм инициативалары бөтенрәсәй бәйгесендә «белем вагоны» проекты Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан «Төбәкләрдә иң яхшы туристик проект» номинациясендә җиңүче дип танылды. Нәтиҗәдә - «белем вагоны» Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан Рәсәйнең барлык төбәкләрендә 2017 елның иң яхшы практикасы буларак гамәлгә ашыруга тәкъдим ителде.

Татарстанның туристик тармагының вәкилләре Казан - Самара - Казан яңа тимер юл туристик маршрутын формалаштыру турында фикер алыштылар. Республикада мәктәп укучыларын кабул итү вариантлары һәм әлеге юнәлеш перспективалары.

 


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының туристик продуктны алга этәрү бүлегенә «белгечләр» категориясе вазифаларының әйдәүче төркеме буенча кадрлар резервына кертүгә бәйге игълан ителде.

Бәйгедә катнашу өчен документлар 2018 елның 18 октябреннән 7 ноябренә кадәр Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр) кабул ителә. Бәйгене үткәрү өчен фараз ителгән көн-2018 елның 23 ноябре. 

Бәйгене үткәрү урыны-Казан шәһәре, Кремль урамы, 35нче йорт (тест) һәм Казан шәһәре, М. Горький урамы, 19нчы йорт (дәүләт комитетының бәйге комиссиясе тарафыннан үткәрелә торган шәхси әңгәмә).

Бәйгене үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә алдагы телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 222-90-29, 222-90-27. Булачак бәйге турында тулырак мәгълүмат дәүләт комитетының http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-vklyuchenie-v-kadroviy-rezerv.htm рәсми сайтында урнаштырылган.

18 октябрьдә туристлык буенча дәүләт комитетында провинция губернаторы җитәкчелегендә Кьензянг провинциясе делегациясе булды. Очрашу барышында Сергей Иванов Татарстан Республикасының туристик потенциалын тәкъдим итте. Яклар Фукуок утравы (Кьензянг провинциясе) һәм Казан арасында чартер авиаэлемтә ачу перспективалары турында фикер алыштылар. Бу юнәлештә уртак эш турында килешүгә ирештеләр, аерым алганда, Coral Travel, Anex tour һәм Pegas туристик операторлар җитәкчеләре исеменә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының рәисе исеменнән Фукуок һәм Казан арасында чартер авиаэлемтә ачу мәсьәләсенә кайту тәкъдиме белән хат әзерләнә. Әлеге мәсьәләне буечна Вьетнам ягы туроператорлар белән 2003 елда ук фикер алышкан, әмма ул вакытта килешүгә ирешмәгәннәр.


12
октябрь, 2018 ел
җомга

2017 елның гыйнвар-сентябрь чоры белән чагыштырганда 2018 елның гыйнвар-сентябрь чорында Татарстанның төп туристик үзәкләрендә туристик агымының 7,1% ка үсеш күзәтелә.

Туристлар саны үсешен Казан Кремле һәм Чистай шәһәре күрсәтә, анда агымның үсеше 2017 елның чоры белән чагыштырганда тиешенчә 11,4% һәм 12,2% тәшкил итә. Казан Кремлен 2 466 200 кеше күрергә килгән. Бөек Болгар 485 мең турист каршы алган, ә 2018 елда Зөя утрау-шәһәрчегенә 450 мең турист килгән.

2018 елның гыйнвар-август айларында туристлык өлкәсендә түләүле хезмәт күрсәтү күләме 8,3 млрд. сумнан артык тәшкил иткән. Бу 2017 елның шул ук чорына караганда 3,4% ка күбрәк.

2018 елның 8 ае эчендә Казан шәһәре кунакханәләренең уртача тулуы 62% тәшкил иткән, 2017 елның шул ук чорында 58% булган. Әгәр дә 2017 һәм 2018 елларының август күрсәткечләрен чагыштырсак, быелгы сан 2% ка югарырак.

Шулай ук һава транспортында йөк һәм пассажирлар ташу саны артуы күзәтелә:

«Казан» халыкара аэропорты гыйнвар-сентябрь айларында 2 461 389 пассажир алып барган, 2017 елның шул ук чорында 1 994 501 пассажир булган. Гомуми пассажирлар агымының 62,4% эчке юнәлешләр белән бәйле. Халыкара пассажирлар агымы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27% ка арткан.

«Бегишево» халыкара аэропорты 2018 елның 9 ае эчендә рейслар санын 24,1% ка арттырган, һәм аларның саны 2 995 рейс тәшкил иткән, пассажирлар ташу саны 2017 елның гыйнвар-сентябрь чоры белән чагыштырганда 34,5% ка арткан.


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

7 октябрьдә «Ривьера» Казан кунакханәсенең төп керү урыны янында дистә ярым кыю велосипедчы катнашкан Global Bike Tour for Peace and Goodwill – «Дөнья шоссесы» велочабышның финалы үтте.

Бу дөньяга һәм игелекле ихтыярга багышланган зур велочабыш Рәсәйдә һәм Ауропа, Төньяк Америка, Кытай, Азия илләрендә үтте. Владивостоктан Әлмәткә кадәр юлның соңгы этабы 10 мең километрдан артык тәшкил итте.

Сәяхәт катнашучылары бүген тантаналы рәвештә «Ривьера» янына килеп туктадылар. Анда катнашучыларны дуслары, хезмәттәшләре, журналистлар көтеп торганнар. Рәсәй, Германия, Франция велосипедчылары үзенең үрнәге белән педаль әйләндереп тә гади кешеләр арасындагы чикләрне җимерү мөмкинлеген күрсәтте.

Татарстанның велосипедчылар берләшмесенең президенты Илдус Янышев үзенең 13 илләр буенча сәяхәт белән бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«17 ай эчендә 13 ил буенча сәяхәт иттем — менә хәзер өйдә булуым белән бәхетле. Үз хисләремне тасвирларга авыр — диде Янышев. —  Мондый сәяхәт турында мин гомере буе хыялландым, беренче велосипед сатып алганнан бирле».

Үзенең велоузышта катнашу тәҗрибәсе турында чабышның иң үзенчәлекле катнашучысы 1-нче төркем инвалид Алексей Костюченко сөйләде. Спорт хакына ул инвалидлар өчен интернатны ташлады. Анда ул 17 яшь үткәргән. 

Костюченко велотур юлының өлешен Янышев белән берлектә хендбайкта (кул приводы белән тәэмин ителгән велосипед) үткән. Аның аппаратында «Сталинград. Бөек көрәшкә 75 ел» язмасы беркетелгән иде. Нәкъ менә Волгоград ротари-клубында Костюченко привод белән тәэмин ителде.

Велотурга ул апрель аенда Санкт-Петербургта кушылган, июль аенда ул Владивостокка килеп җиткән, аннан соң ул самолетта Самарага кадәр очкан һәм кабат үзенең хендбайгына утырып Казанга кадәр барган. Барлык шәһәрләрдә ярышны позитив рәвештә һәм дусларча каршы алдылар дип сөйләде Костюченко.

 

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/10/07/629213/


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Казан туроператорлары өчен Габдулла Тукай әдәби музеена реклама туры үткәрелде. Бу елның августы ахырында музейның яңартылган экспозициясе ачылды. Музейның экспозициясе килүчеләрне Габдулла Тукай язмышы һәм иҗаты белән, аның Сембер губернасына, Нижгарга, Әстерханга, Өфәгә, Троицка һәм Санкт-Петербургка сәяхәтләре белән таныштыра. Музейда шагыйрьнең исән чагында бастырылган китаплары, аның фоторәсемнәре, шулай ук ул хезмәттәшлек иткән редакцияләрнең гәзитләре һәм журналлары, шәхси әйберләре тәкъдим ителгән.

Күпсанлы пассажирлар cоравы буенча 9 декабрьдән Куйбышев филиалының «ФПК» АҖнең 125/126 нче номерлы Самара-Казан яңа пассажирлар поезды билгеләнгән.

Поезд көн саен Самарадан 20 сәгать 26 минутта кузгала һәм Казанга 6 сәгать 20 минутта килеп җитә, юл вакыты 10 сәгать 54 минут тәшкил итә. Казаннан поезд 21 сәгать 20 минутта кузгала һәм Самарага 8 сәгать 40 минутта килеп җитә,  юл вакыты 10 сәгать 20 минут тәшкил итә.

Самара-Казан яңа пассажирлар поезды киләсе тукталышларда туктый: Чапаевск, Безенчук, Сызран - 1, Үзәк Ульяновск, Буа, Яшел Үзән.

Поезд составында купелы һәм плацкартлы вагоннар бар.

Юл йөрү документларын барлык еракка йөрүче поездларга билетлар сату кассаларында тимер юл вокзалларында һәм интернет аша сатып алып була.

Маршрутлар, еракка йөрүче поездлар хәрәкәте графигы һәм билетлар бәясе турында тулырак мәгълүматны «Рәсәй Тимер Юллары» ААҖ рәсми сайтында, «Пассажирлар өчен Рәсәй Тимер Юллары» мобиль кушымтасында һәм бушлай 8 (800) 775-00-00 телефоны буенча белеп була.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 26-27 октябрьләрендә Чабаксар шәһәрендә Russian Event Awards 2018 ПФО һәм УФО милли премиясенең региональ бәйгесе узды. Татарстан Республикасын бәйгедә 27 катнашучы яклады. Russian Event Awards 2018 вакыйгаи туристлык өлкәсенең милли премиясенең  гомуммилли финалына Татарстан Республикасынан 25 проект үтте.

 

Бүген Татарстан Республикасының туритстлык буенча дәүләт комитетында Ботендөнья туритслык көне уңаеннан туристлык тармагының вәкилләрен бүләкләү тантанасы узды.

Дәүләт комитетының рәисе Сергей Иванов кунакханә җитәкчеләренә, рестораторларга, туроператорларга, экскурсиячеләргә, укытучыларга, музей хезмәткәрләренә, муниципаль хезмәткәрләргә, туристларга 1001 ләззәт һәм онытылмаслык истәлекләр бүләк итү бурычы белән берләшкән барлык кешеләргә мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International