"2018 елда Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының эш йомгаклары турында» коллегия утырышы.

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының актлар залында «2018 елда Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында» Туристлык буенча федераль агентлыкның җитәкчесе урынбасары Конюшков Алексей Алексеевич һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Мухаметшин Фәрит Хайруллович катнашуында коллегия утырышы узды.

Төп доклад белән Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады. Өстәмә докладчылар киләселәр булды: «Татарстан Республикасының туристлык үсеше үзәге» АКБО генераль директоры Садыкова Дилбәр - «2018 елда Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасының туристлык үсеше үзәге» АКБОның проектларын гамәлгә ашыру турында», «Татарстан Республикасының туристлык волонтерлары ассамблеясе» АКБО генераль директоры Бәширова Юлия - «2018 елда Татарстан Республикасының туристлык волонтерлары ассамблеясе проектларын гамәлгә ашыру турында»,  Крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Котдусов Габделәхмәт - «Татарстан Республикасында авыл туристлыгы буенча күрсәтмә кластер булдыру проектын гамәлгә ашыру турында».

Үзенең докладында Сергей Иванов 2018 елда Татарстанда туристлык тармагының үсеш алуы турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International