ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Казан кооперация институты студентларының WorldSkills Russia югары уку йортлар арасындагы чемпионатында «туристлык» компетенциясендә катнашу мәсьәләләре турында бүген ККИ җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты очрашуында фикер алышынды.

Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм аның урынбасары Лиана Сәетова “Кунакханәне администрацияләү” һәм “Туристлык” компетенцияләре буенча WorldSkills хәрәкәте бәйгечеләре белән очрашты.

Сергей Иванов бәйгечеләрнең чит телләр буенча белемнәрен һәм катнашучыларның компатриотлары (остазлары – ред.иск.) буларак катнашучы Казан кооперация институты укытучыларының һөнәри компетенцияләрен җентекләп өйрәнелүнең дәрәҗәсен бәяләде. Дәүләт комитеты җитәкчесе бәйгечеләрдән аларның җиңүгә әзерлеге белән кызыксынды, катнашучыларның алга куелган максатларга ирешү өчен нинди адымнар ясаганын ачыклады.

21-23 сентябрьдә Мәскәүдә II WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” югары уку йортлары арасындагы чемпионат финалына сайлап алу ярышлары узачак. Казан кооперация институтының данын элегрәк WorldSkills Russia югары уку йортлары арасындагы милли чемпионатның турын җиңгән 3 курс студентлары Тимофеева Снежана һәм Максим Парадня яклаячак.


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы үзенеӊ туристлык потенциалын «Ял.Leisure  2018» күргәзмәсенә тәкъдим иткән. Күргәзмә 11-13 нче сентябрь көннәрендә Мәскәүдә узачак. Күргәзмә стендында Республикадан барлыгы 12 катнашучы булачак. Алар арасында музей-тыюлык (Алабуга, Чистай, Свияжск утрау-шәһәре, «Казан Кремле», Бөек Болгар) вәкилләре, Татарстан Республикасы шифаханәләр ассоциациясе, кунакханәләр һәм эчке туризм белән шөгыльләнә торган компанияләр.

Белешмә өчен: «Ял.Leisure» – Россиядә һәм БМО илләрендә әйдәп бара торган халыкара туристик күргәзмә. Әлеге чара ел саен 700 дән артык экспонент җәлеп итә.

Алар арасында: әйдәп баручы операторлар, турагентлыклар, туризм буенча милли офислар һәм администрацияләр, отельерлар, иминият ширкәтләре һәм броньлау системалары.

 


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

24-26 октябрьдә Казан өченче тапкыр бөтен Рәсәйдән ресторан һәм кунакханә тармакларының белгечләрен үзенә тартып тору үзәге булачак. "Казан Ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә ресторан һәм кунакханә бизнесы өчен «HORECA by Kazan 2018" III Халыкара һөнәри күргәзмә узачак. Hospitality&Gastro EXPO

2018 елда Мәскәү, Владимир, Нижгар, Тула, Новосибирск, Калуга, Ярыслау, Рәзән өлкәләреннән, Мордовия һәм Удмурт республикаларыннан 480 мәктәп укучысы дүрт көнлек “Бөек Идел юлы” маршруты кысаларында Татарстанны күрергә килделәр.

Мәктәптә укучылар Идел буеның ике республика башкалаларын – Казанны һәм Йошкар-Оланы күрделәр, борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәренең православие диненең изге урыннары белән таныштылар, татар һәм мари милли ризыкларын татып карадылар, Казан Кремленең тарихи даирәсенә күмелделәр. Шулай итеп, бер сәяхәт эчендә катнашучылар берьюлы Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының (ЮНЕСКО) дөньякүләм мәдәни мирасының өч объектын күрделәр.

“Бөек Идел юлы”маршруты буенча сәяхәт “Минем Рәсәй 2018” милли мәдәни-мәгърифәт балалар туризм программасы кысаларында үтте.

Укучыларның һәм аларны озатучыларның торуы белән бәйле барлык чыгымнарны финанслау федераль бюджет хисабына башкарыла.

Татарстан һәм Мари Эл Республикаларын бәйләүче “Бөек Идел юлы” маршруты “Минем Рәсәй” программасына 2018 елда кертелде.

Елның ахырына кадәр әлеге маршрут буенча Рәсәй Федерациясенең төрле субъектларыннан тагын 1000 бала чамасы үтергә тиеш.


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

«Зөя утрау-шәһәре» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм «Ялкау торжок» Ассоциациясе 2018 елның 9 сентябрендә барлык тәмле ашарга һәм шуның белән бергә яхшы һәм күңелле итеп вакыт үткәрергә яратучыларны безнең яраткан бәйрәмнәрнең берсе – «Зөя балык шулпасы - 2018» гастрономия фестиваленә –чакыралар.

Ни өчен нәкъ менә бу ризык шундый күренекле тантананың сәбәпчесе булды икән?

Хәзер без сезгә барысын да аңлатачакбыз:

Зөя утравының төзелү вакытыннан алып төп һәм иң танылган һөнәрләренең берсе балык тоту иде. XVI гасырдан башлап бу шөгыль утрауда яшәүчеләр арасында иң табышлы булып саналган. Җирле балыкчыларның ятьмәләре күбесенчә корбан балыгы белән тулы булган. Нәкъ менә бу балык утрауның символларының берсе булып тора һәм Зөя гербынада сурәтләнүгә лаек булды.

Күргәнебезчә, балыкчылык хәзерге көнгә кадәр җирле халык тормышының мөһим өлеше булып кала. Аның әһәмияте шуның кадәр зур булган ки, балык уылдык чәчү  вакытында шәһәрнең елга тирәсендә бер кыңгырау да шалтырамый торган булган хәтта. Шуңа күрә утрауда озак яшәүчеләрнең яшь буынга борынгыдан алып бу хуш исле ризыкның - балык шулпасының - әзерләү серләрен тапшыруы бер дә гаҗәп түгел. Без сезгә тәмле фестивальны карарга гына түгел, ә анда катнашырга, пешекчеләр, азыкның тәмен татып караучылар һәм дә инде актив тамашачылар булырга тәкъдим итәбез!

Фестивальның барлык кунакларнын өреле Зөя балык шулпасы көтә, аны сезгә бушлай китереп бирәчәкләр!

Балык шулпасы белән сыйлау 12.30 та «Ялкау торжок» тарихи реконструкцияләү комплексы мәйданында башлана.


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2 сентябрьдә Иранның «ATA Airlines» авиакомпаниясе Тәһран һәм Казан арасында беренче турыдан-туры авиарейс җибәрде. Регуляр рейслар атнага ике тапкыр һәр пәнҗешәмбе һәм якшәмбе башкарылачак, очу вакыты – 3 сәгать 20 минут.

Казан-Тәһран-Казан авиабилетларын компаниянең www.ataticket.com сайтында онлайн сатып алып була, бәясе 137 АКШ долларыннан алып 164 АКШ долларына кадәр тәшкил итә.

Иранга сәяхәт итү өчен Рәсәй яшәүчеләренә виза алу зарур, әмма казанлылар өчен бу процедура бик җиңел һәм уңайлы. Казанда Иран Ислам Республикасының Генераль консуллыгы эшли. Виза алу өчен www.e_visa.mfa.gov.ir/en/ сайтында сораунамә тутырыла (мәгълүматлар 3-5 көн дәвамында эшкәртелә), шуннан соң паспорт белән консуллыкка килергә, виза өчен түләргә һәм виза алырга кирәк. Бәясе – 5600 сум.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

28 августтан алып 31 августка кадәр Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты Рәсәй Федерациясе туроператорлары һәм турагентларының 63 вәкиле өчен «Татарстан 1001 ләззәт» бренд маршруты буенча мәгълүмати реклама турын оештырачак.

Татарстан Республикасының туроператорлары яңа туристик маршрутны өйрәнү һәм аны алга таба таныту өчен бөтен Рәсәйдән даими партнерларны чакырдылар. Дүрт көн эчендә кунаклар өч шәһәр – Казан, Зөя һәм Бөек Болгар – буенча сәяхәт итәчәкләр. Туроператорлар патшабикә Сөембикә сөйләгән Казан турындагы легендаларны ишетәчәк, Кабан елгасы буенча йөзәчәк, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Бөек Болгарның көндәлек тормышын күзәтәчәк, республиканың иң яхшы рестораннарында төп милли ризыкларны авыз итеп караячак, Иске Татар бистәсендә әби һәм бабай белән «Әпипә» биячәкләр, Татарстанның сыйфатлы төнәтмәләренең тәмен татып карау чарасында катнашачаклар һәм «Visit Tatarstan» туристик брендының бүләкләрен алачаклар.

«Татарстан 1001 ләззәт» маршруты 2018 елның мартында тәкъдим ителде. Бу – Татарстан Республикасының «Visit Tatarstan» юнәлешен үстерү яңа элемтә стратегиясы нигезендә эшләнгән яңа альтернатив турпродукт. Бу – республика туристларга тәкъдим итә алган барлык заманча һәм иң яхшы әйберәләрнең сыйфатлы кушылмасы. Маршрутның максаты – «Абау» эффекты ярдәмендә Татарстанның иң танылган истәлекле урыннарын яңа яктан күрсәтү. «Абау» эффекты ул – «wow» эффектына охшатып – кунакларда күтәренке кәеф һәм көтелмәгәнлек эффектын тудыручы вак-төякләр һәм детальлар.


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 8-12 августында Көньяк-Сахалинск шәһәрендә VI «Яшь профессионаллар» Милли чемпионатының (WorldSkills Russia) финалы үтте. Татарстан Республикасының җыелма төркеме составынада «Туристлык» компетенциясе буенча бәйгедә «Татинтур» ҖЧҖ хезмәткәрләре Семенова Вита Руслановна һәм Страхова Анна Сергеевнакатнашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы данын яклаган кызлар 3-нче урын (бронза) яуладылар. Кызларны лаеклы җиңү белән котлыйбыз һәм чемпионатта Республиканы хөрмәткә лаеклы итеп күрсәтү өчен рәхмәтебезне белдерәбез!


14
август, 2018 ел
сишәмбе

19 августта 11.00 сәгатьтә А.М.Горький исемендәге музей территориясендә Кама тамагы районың һәм Красновидово авыл җирлегенең хакимиятләре ярдәме белән кабат «Красновидово авылының Алма спасы» әдәбият музей-фольклор бәйрәме үтәчәк. 

Кунаклар өчен тарихи персонажлар катнашуында костюмлы сәхнә күренешләре, фольклор коллективлары чыгышлары, конкурслар, уеннар һәм әйлән-бәйләннәр, мастер-класслар һәм ярминкә сәүдәсе оештырылачак.

Кунакларның халык җырларын тыңлау һәм җырлау, «Оберег», «Сударушка», «Волжанка», «Вересень» фольклор ансамбльләре белән бию, Татарстан Республикасының Милли музее каршындагы «Витязь» клубы катнашучылары тарафыннан оештырылган «Алмага эләк!» уеннарында һәм конкурсларында катнашу мөмкинлеге булачак.

А.М. Горький иҗатын яратучыларны А.М. Горький һәм Ф.Шаляпин музее каршында урнашкан Зарецкий исемендәге «Болын чәчәчкләре» әдәбият берләшмәсе әдәбият майданына чакырабыз. Монда танылган Казан язучылары һәм шагыйрьләре чыгыш ясыячак. Алар арасында: Б. Вайнер, Р. Хузахметова, Н. Ахунова, С. Сөләйманова һәм башкалар. Шулай ук нәфис әдәбият һәм өлкәне өйрәнү китапларыннан торган күргәзмә-сату үтәчәк.

Гадәттәгечә бәйрәмдә халык һөнәрләре ярминкәсе эшләячәк, «Музей базары» һәм, әлбәттә, алмадан ясалган төрле ашамлыкларның тәмен татып карау чарасы үтәчәк. Барлык кунакларны «Самовар янында» чәй эчү чарасына чакырабыз, ә рәсемдәге шикелле Идел елгасының ярында ял итү иң төп бүләк булачак.

А.М. Горький музеен, ХIX гасыр мемориаль кибетләрен күрү һәм авылның Горький белән бәйле урыннары буенча экскурсия истә кала торган моментларның берсе булачак.

Барыгызны да 19 августта Татарстан Республикасының Кама Тамагы районың Красновидово авылында көтеп калабыз!

Сезне әле тагын күп куңелле сюрпризлар көтәчәк!

Рәхим итегез!


10
август, 2018 ел
җомга

ТурСтат аналитик агентлыгы 11-12 августка туры киләчәк атна ахыры ялларына иң яхшы фестивальларны һәм бәйрәмнәрне билгеләде.

Булачак ялларның топ-5 туристик вакыйгаларына алдагылар керде: Санкт-Петербургка Санкт-Петербургның елга карнавалы фестивале, Татарстанда урнашкан Бөек Болгарның урта гасыр сугышы буенча фестивале, Самара өлкәсенең Грушин фестивале, Ростовның «Ростов тамашасы» фестивале, Мәскәү янындагы Руза шәхәренең «Сөтле елга» фестиваленә сәяхәтләр.

Рейтинг уникальлек һәм танылганлык анализы нәтиҗәләре буенча төзелгән.

http://turstat.com/russiatravelweekend1112august2018

«Бөек Болгар» урта гасыр сугышы буенча халыкара фестиваль 11-12 августта Татарстан Республикасының Спас районының Бөек Болгар шәһәрендә Болгар музей-тыюлыгының территориясендә үтәчәк. «Бөек Болгар-2018» программасына киләсе чаралар керде: рыцарьлар сугышлары, ат турнирлары, урта гасыр сугышы буенча ярышлар, һөнәрчеләр ярминкәсе һәм реконструкторлар мастер-класслары, урта гасыр биюләре һәм музыкасы. Фестивальга Казаннан, Әлмәттән һәм Татарстанның бүтән шәһәрләреннән автобуслар юл тотачак. 2017 елда «Бөек Болгар» фестивален 47 мең кеше күрергә килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International