Яңа ел Татарстаны кунаклар көтә!

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы кунаклар көтә. Безнең республика традицион рәвештә Яңа ел каникулларына туристлык рейтинглар лидерлары рәтенә керә. Tvil.ru порталы рейтингында Казан Яңа елда ял итү өчен иң популяр 3 шәһәр арасына керде. Татарстан Республикасының башкаласын бары тик Санкт-Петербург һәм Мәскәү узып китте.

2018 елда Татарстан Республикасына Яңа ел бәйрәмнәре вакытында 130 меңнән артык турист килде.  2017 елның шул ук чорында туристлык агымы 110 000 кеше тәшкил итте.

Бәйрәм көннәрендә кунакларны кабул итү өчен республикада классификацияне үткән 411 кунакханә, хостел, шифаханә һәм ял базасы эшләячәк.

Якынча мәгълүматларга буенча бүгенге көндә Казан кунакханәләренең Яңа ел төнендә уртача тулуы 84% тәшкил итәчәк. Пик даталарында 92%ка җитә. Кунаклар кунакханәләрне уртача өч төнгә броньлый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International