2019 елның 17-20 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Хельсинки шәһәрендә (Финляндия) MATKA Nordic Travel Fair ел саен үткәрелә торган халыкара туристлык күргәзмәсендә катнаша. Бу Төньяк Ауропада туристлык буенча иң зур халыкара форум. Күргәзмәдә даими рәвештә дөньяның 80 иленнән 900 артык экспонент катнаша, әлеге чарага ел саен индустринең һәм үзләре өчен сатып алучы кулланучыларның 80 меңгә якын профессионалы йөри.
Быел регион Visit Tatarstan стилендәге 20 кв. м мәйданлы индивидуаль стенд белән тәкъдим ителә. Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты вәкилләре белән беррәттән күргәзмәдә өч туроператор катнаша: Персона грата, Премьера тревел һәм Тюльпан тревел,шулай ук Шифалы су – Ижминводы шифаханәсе.
Кунакларның игътибарын җәлеп итү өчен стендта промо-чаралар үткәрелә: чәк-чәк татып карау, виртуаль чынбарлык форматында видеороликлар күрсәтү һәм кыйммәтле бүләкләр уйнату: Finnair авиакомпаниясеннән авиабилетлар, Казанда ял үткәрү өчен сертификатлар (Релита яки Регина кунакханәләрендә ике урынлы яшәү, шулай ук җирле туроператорлардан экскурсион хезмәт күрсәтү) һәм Visit Tatarstan бренды сувенирлары.
Күргәзмә барышында Татарстан Республикасы стендында Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Finnair авиакомпаниясенең глобаль сатулар буенча вице-президенты, туроператорлар, Финляндиядә яшәүче татар халкы, Финляндия-Рәсәй җәмгыяте вәкилләре һәм республиканың башка партнерлары белән очрашты.