Туристлык базарында катнашучылар – туристлык индустриясе объектларын классификацияләүне гамәлгә ашыручы оешмалар һәм туристлык индустриясе объектлары игътибарына! 2019 елда туристлык индустриясе объектларын классификацияләүне гамәлгә ашыручы оешмаларны аккредитацияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибен җайга салучы канунчылыкка шактый үзгәрешләр кертелде. 2018 елның 5 февраленнән 16-ФЗ номерлы «Рәсәй Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» федераль канунына һәм кунакханә хезмәтләрен күрсәтү һәм туристлык индустриясе объектларын классификацияләүне хокукый җайга салуны камилләштерү максатларында административ хокук бозулар турында» Рәсәй Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль кануны нигезендә 2019 елның 1 гыйнварыннан Рәсәй Федерациясенең дәүләт хакимияте органнарына кунакханәләр, тауда чаңгы шуу трассалар, пляжлар классификациясен гамәлгә ашыручы оешмаларны аккредитацияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү вәкаләтләре бирелә. Татарстан Республикасында 2019 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 29 декабреннән 1304-нче номерлы «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 12 апреленнән 234-нче номерлы «Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты мәсьәләләре» карары белән расланган Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларының аерым нигезләмәләренең һәм аерым карарларының үз көчен югалтуын тану турында» карары үз көченә керде. Ул үз эченә кунакханәләрне һәм башка урнашу чараларын, тауда чаңгы шуу трассаларын, пляжларын җыйган туристлык индустриясе объектларын классификацияләүне гамәлгә ашыручы оешмаларны аккредитацияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү һәм аккредитацияләнгән оешмалар тарафыннан үз эченә кунакханәләрне һәм башка урнашу чараларын, тауда чаңгы шуу трассаларын, пляжларын җыйган Татарстан Республикасы чикләрендә урнашкан туристлык индустриясе объектларын классификацияләүне гамәлгә ашыру турында хәбәр итү тәртибен билгеләү өлешендә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының вәкаләтләренең чыгармасын күздә тота.
Ихтирам белән, әйдәп баручы киңәшче Шишлянникова Елена Сергеевна, (843)222-90-30
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты
т.: (843) 222-90-20, ф.: (843)222-90-51