ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 10-18 ноябрендә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасына килде. Эшлекле программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасының Фуцзянь һәм Чжэцзян провинциялренә туристлык һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән сәфәр нәтиҗәләре буенча төзелгән.

Пекин, Фучжоу (Фуцзянь провинциясе), Ханчжоу (Чжэцзян провинциясе) шәһәрләрендә хакимият органнары, җирле туроператорлар һәм югары уку йортлары белән очрашулар һәм сөйләшүләр планлаштырылган.

Шулай ук 2018 елның 16-18 ноябрендә Татарстан Республикасы Шанхай шәһәрендә урнашкан «China International Travel Mart» Азия төбәгенең иң зур туристик күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк.


11
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Бүген Петропавловскта (Казахстан) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Татарстан Республикасының туризм тармагы үсеше турында сөйләде.

Искәртәбез, бүген Петропавловскта Россия белән Казахстан дәүләтләре башлыклары катнашында Төбәкара хезмәттәшлек форумы уза.

Быел форумның төп темасы: «Россия белән Казахстан туризмын үстерүнең яңа алымнары һәм тенденцияләре».

Форум кысаларында туризм күргәзмәсе оештырылган, анда Татарстан Республикасы экспозициясе дә бар. Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев экспозицияне караганда Рөстәм Миңнеханов аларга Татарстанда туризм үсеше турында сөйләде. 

Ул, аерым алганда, 2018 ел йомгаклары буенча төбәккә киләчәк туристлар саны, Казахстан белән хезмәттәшлек һәм Татарстанга Казахстаннан килгән туристлар агымы турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казахстан белән Татарстан арасында «Бөек Идел юлы» проектын үстерү турында килешүләр имзалануны да искәртте. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Казахстан белән Татарстан арасында ике яклы туристлар агымын активлаштыруга исәп тота. «Бөек Идел юлы» проекты Казахстаннан, Оренбург, Самара өлкәләреннән, Казаннан, Ульяновсктан, Йошкар-Оладан, Чабаксардан туристлар агымын арттыруны  күз алдында тота. Бу проект Казахстан белән Россияне, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрен тоташтыра.  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук туризм тармагында Бөек Болгар шәһәрен үстерүгә басым ясады. Болгар шәһәре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Болгар шәһәрендә яңа «Кол Гали» кунакханәсе ачылды һәм эшли башлады (2018 елның ноябреннән).

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевны Борынгы Болгар шәһәренә чакыру турындагы тәкъдим белән Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

8 ноябрьдә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Туристлар җәлеп итү урыннарының маркетингы. Авырлыклар һәм мөмкинлекләр» панель сессиясендә «Visit Tatarstan» туристлар җәлеп итү урыннарын үстерү программасы» презентациясе белән чыгыш ясады, шуннан соң чараның үзәк сәхнәсендә республиканың туристик потенциалын тәкъдим итте.

Шулай ук форум кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт комитеты, «Kazakh Tourism» милли компаниясе һәм Казахстан Республикасының Көнбатыш Казахстан өлкәсенең эшмәкәрлек һәм индустриаль-инновацион үсеш идарәсе арасында туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек турында ике килешү имзаланды.

Исегезгә төшерәбез, 8-9 ноябрьдә Төньяк Казахстан өлкәсенең Петропавловск шәһәрендә Казахстан һәм Рәсәйнең төбәкара хезмәттәшлегенең 15 нче форумы уза. Юбилей чарасында ике дәүләт башлыклары – Нурсолтан Назарбаев һәм Владимир Путин – катнаша.

Быел форумның темасы – туристлык үсешенең яңа алымнары һәм юнәлешләре. Казахстан һәм Рәсәй төбәкләре вәкилләре махсуслаштырылган күргәзмәдә үзләренең туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итәләр.

 

8-9 ноябрьдә Төньяк Казахстан өлкәсенең Петропавловск шәһәрендә Казахстан һәм Рәсәйнең төбәкара хезмәттәшлегенең 15 нче форумы уза. Татарстан Республикасының туристик потенциалы зур экспозиция аша күрсәтелде.

 40 квадрат метрлы павильонда интерактив картада республикаларның туристик үзәкләренең һәм шул исәптән Kol Gali Spa Hotel & Resort яңа курорт спа-кунакханәсенең видео язмалары тәкъдим ителде. Шулай ук стендка килүчеләргә «Бөек Идел юлы» төбәкара маршрутының презентациясе һәм виртуаль чынбарлык видео язмалары тәкъдим ителде. «Мин Татарстанны яратам» фотога төшү урынында Сөембикә манарасының яктыртылган инсталляциясе  янында фотога төшү чарасы уза. Бирегә килүчеләр бик теләп гүзәл патшабикә Сөембикә белән фотога төшәләр һәм шунда ук бастырылган фоторәсемнәр алалар.

 Исегезгә төшерәбез, Халыкара форумда ике дәүләт башлыклары – Нурсолтан Назарбаев һәм Владимир Путин – катнаша. Быел форумның темасы – туристлык үсешенең яңа алымнары һәм юнәлешләре. Казахстан һәм Рәсәй төбәкләре вәкилләре махсуслаштырылган күргәзмәдә үзләренең туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итәләр.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасы, Russian Event Awards 2018 Вакыйгалы туристлык милли премиясе рейтингы нәтиҗәләре буенча 403 балл җыеп,  мактаулы 1 урын яулады. Рейтинг төзегәндә бәйгедә катнашу өчен төбәктән килгән проектларның гомуми саны, төбәк бәйгеләренең нәтиҗәләре һәм «Russian Event Awards» Вакыйгалы туристлык өлкәсендә милли премия финалы нәтиҗәләре исәпкә алынды. Рейтинг төзегәндә тиешле ел премиясенең рәсми номинацияләре нәтиҗәләре генә исәпкә алынды.

 2018 елда Russian Event Awards Милли премиясен алуга илнең 60 төбәгеннән 578 проект игълан ителгән. Түбән Новгородта премия финалында илнең 43 төбәгеннән 193 проект тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасын бәйгенең финалында 22 проект тәкъдим итте.

 


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Ирина Гришина - «Казан Ривьерасы» («Казанская Ривьера») кунакханәсенең «Туристлык өлкәсендә һөнәр буенча иң яхшысы» ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык бәйгесендә «Номер фондын эксплуатацияләү хезмәтенең иң яхшы белгече (җыештыручысы)» номинациясендә беренче урын яулады. Җиңүчегә бүләкне Туристлык буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Николай Королев шәхсән үзе тапшырды.

Бәйге Рәсәй Федерациясе субъектларының туристлык өлкәсендә башкарма хакимият органнары һәм тармак берләшмәләре белән берлектә Туристлык буенча федераль агентлык тарафыннан 2013 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул туристлык өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерүгә, туристик һөнәрләрнең абруен һәм хезмәт базарында тармак белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның мөһимлеген күтәрүгә, квалификацияле белгечләрне җәлеп итүгә һәм кунакчыллык өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне алга этәрүгә юнәлдерелгән.

Быел ярыш гадәттәгечә 2 этаптан торды: башта РФ субъектлары, шулай ук тармак берләшмәләре арасында, аннары федераль дәрәҗәдә үтте. Анда кунакханәләрнең кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре, җыештыручылар, туристлык агентлыкларның менеджерлары, экскурчиячеләр катнашты. Өч махсус номинациядә балалар-яшүсмерләр туристлыгы буенча менеджерлар, чикләүләрсез туристлык өлкәсенең белгечләре һәм экскурсиячеләр-тәрҗемәчеләр көч сынашты. 

Татарстан Республикасының туристик агентлыклары берләшмәсе республиканың туристик оешмаларын «Татарстан Республикасының иң яхшы туроператоры-2018» бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйге Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән уздырыла. Гаризалар 2018 елның 10 декабренә кадәр бәйгене оештыручының ramil@pgrata16.ru электрон адресына кабул ителә, йә почта аша түбәндәге адрес буенча җибәрелә: Казан шәһәре, Маяковский ур., 24а, 157 абонент тартмасы.


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Түбән Новгород шәһәрендә узган «Туристик сувенир» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесең финалында «Visit Tatarstan» сувенирлары «Татарстан Республикасының туристлыгын үстерү үзәге» Коммерцияле булмаган автоном оешмасы  «Төбәк сувенирлары» номинациясендә 1 урын алды. Барлыгы республиканың 4 проекты бәйгенең финалында  Гран-прига лаек булды! 

Татарстан Республикасын тарафыннан катнашкан бәйгенең лауреатлары киләселәр булды:

«Гастрономия сувениры (ризык).Уртача бәя категориясе» номинациясендә Гран-при – Татар Җимеш кагы, Чәк-чәк музее (Яңа Музей Коммерцияле булмаган партнерлык); «Төбәк сувениры.VIP бәя категориясе» номинациясендә Гран-при – Күннән тегелгән тубуста татар орнаментлы мендәр, «Сахтиан» ҖЧҖ; «Уенчык сувениры.VIP бәя кагориясе» номинациясендә Гран-при – «Минем Әминә» курчагы, Сәгирова Эльза Салаватовна, Питрәч авылы; «Этнографик сувенир. VIP бәя кагориясе» номинациясендә Гран-при – Хатын-кызлар аяк киемнәре – читекләр, «Сахтиан» ҖЧҖ; «Төбәк сувенирлары» номинациясендә 1 урын – «Visit Tatarstan» сувенирлары, «Татарстан Республикасының туристлыгын үстерү үзәге» Коммерцияле булмаган автоном оешмасы; «Гастрономия сувениры (ризык).Уртача бәя категориясе» номинациясендә махсус диплом – Чәк-чәк «Премиум», «Тәмле» ҖЧҖ; «Сувенир идеясе. Уртача бәя категориясе» номинациясендә 3 урын – Чәк-чәк музееның һәм VisitTatarstan ның чәк-чәге (тәкъдим итү, бүләк чәк-чәге), Чәк-чәк музее, VisitTatartsan; «Шәһәр сувениры» номинациясендә 3 урын – «Казан» Магнитлар сериясе, «ПКФ Презент» ҖЧҖ; «Этнографик сувенир.Уртача бәя категориясе» номинациясендә 3 урын – Тәпкәләр формасындагы брелок, «Сахтиан» ҖЧҖ; «Этнографик сувенир.Югары бәя категориясе» номинациясендә 2 урын – Татар бизәкләре, «... гына түгел», Альбина Зиятдинова, Раушания Полосина.

Быел бәйгедә катнашу өчен илнең 63 төбәгеннән 2296 эш бирелгән иде. Бәйгенең максаты – тәҗрибә уртаклашу һәм кызыксынган затларның туристик сувенирларын җитештерү һәм гамәлгә ашыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлеген оештыру, шулай ук илебезнең туристик сувенир продукциясе базарын үстерү.

Бәйгенең җиңүчеләрен котлыйбыз һәм киләчәктә дә үз продукцияләрен сатуда уңышлар телибез!


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 24-27 октябрендә Түбән Новгород шәһәрендә Russian Event Awards 2018 милли премиясе финалы узды. Бәйгедә Татарстан Республикасын 22 катнашучы тәкъдим итте. Финал нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасыннан 2018 премиясе лауреатлары киләселәр булдылар:

«Туристик вакыйгалар уткәрү өчен мәйданчыклар» номинациясендә Гран-при. «Туристик вакыйгалар уткәрү өчен иң яхшы урнаштыру чарасы» – «Казанская Ривьера» аквапарклы кунакханә-күңел ачу комплексы, Татарстан Республикасы;

«Гастрономия туристлыгы өлкәсендә иң яхшы вакыйга» номинациясендә Гран-при – «Вкусная Казань» гастрономия фестивале, Татарстан Республикасы;

«Туристлык өлкәсендә иң яхшы туристик MICE вакыйга» номинациясендә Гран-при – «HORECA by Kazan. Hospitality&Gastro EXPO» күргәзмәсе, Татарстан Республикасы;

«Авыл һәм агротуристлыкны популярлаштыру буенча иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә Гран-при – «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале, Татарстан Республикасы;

 «Авыл һәм агротуристлыкны популярлаштыру буенча иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә 1 урын – Красновидово шәһәрендәге Алмалы Спас, Татарстан Республикасы;

«Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган чараларның иң яхшы программасы» номинациясендә 2 урын – Татарстан Республикасының Милли музеенда кунакчыллык программасы, Татарстан Республикасы;

«Иң яхшы шәһәр бәйрәм вакыйгасы» номинациясендә (100 меңнән артык кеше) 2 урын – «Фанфары Казани» халыкара тынлы оркестрлар фестивале, Татарстан Республикасы;

«Иң яхшы яшьләр туристик вакыйгасы» номинациясендә 2 урын – «SUNNYФЕСТ» креатив чаналар фестивале, Татарстан Республикасы;

«Тарихи юнәлештәге иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә 2 урын – «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале, Татарстан Республикасы;

«Иң яхшы этно-мәдәни туристик вакыйга» номинациясендә 3 урын – Татарстан Республикасының Кама аръягы чувашларының ачык «Учук» фестивале, Татарстан Республикасы;

«Туристик вакыйгалар уткәрү өчен мәйданчыклар» номинациясендә 3 урын. «Туристик вакыйгалар уздыру өчен иң яхшы урнаштыру чарасы» –  «Relita-Kazan» кунакханәсе, Татарстан Республикасы;

«Туристик вакыйгалар уткәрү өчен мәйданчыклар» номинациясендә махсус диплом. «Туристик вакыйгалар уздыру өчен иң яхшы урнаштыру чарасы» – Гранд Отель Казань кунакханәсе, Татарстан Республикасы. «Гастрономия туристлыгы өлкәсендә иң яхшы вакыйга» номинациясендә махсус диплом – Чәк-чәй, Татарстан Республикасы;

«Иң яхшы этно-мәдәни туристик вакыйга» номинациясендә махсус диплом –  Халыкара Казан Мөселман Кино Фестивале, Татарстан Республикасы;

«Profi.travel дан махсус номинация» номинациясендә махсус диплом – Чәк-Чәй, Татарстан Республикасы.

Шулай ук «Вакыйгалы туристлыкны үстерүгә өлеш керткән өчен» Попечительләр советы премиясенең номинациясендә махсус диплом белән Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Игоревич Абдрәшитов бүләкләнде.

Быел Премиягә барлыгы илнең 60 регионыннан 578 проект тапшырылган. Илнең барлык федераль округлары өчен региональ бәйгеләр үткәрелде. Russian Event Awards милли премиясе нәтиҗәләре буенча регионнар рейтингында Татарстан Республикасы беренче булып тора.

Премиянең барлык җиңүчеләрен котлыйбыз һәм үз проектларын һәм Татарстан Республикасының вакыйгалы туристлыкны үстерүдә алга таба да уңышлар телибез!

                                                                                   


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Дәүләт комитетында 2018 елгы FIFA футбол дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча кунакчыллык өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Рифгать улы Кадыйров чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International